Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар авылында Чирмешән елгасы аша салынган күпер ачтылар. ФОТО

 Җомга көнне алпарлылар Чирмешән буена җыелып елга аша салынган кечкенә генә күперне ачтылар.

 Кечкенә булса да, авылның аръяк дип аталган өлешендәге утыз биш йортта яшәүчеләр өчен бик тә кирәкле, мөһим “объект” ул. Чөнки мәчеткә, мәктәпкә, гомумән Алпар үзәгенә юлны кыскарта. Шуңа да күперне ал тасмалар кисеп, тантаналы итеп ачтылар.

 

 

 Дөресен генә әйткәндә, күпер инде былтыр ук төзелеп, әмма, язгы ташу сы­науларын бер кат үтмичә, аны “куллану­га тапшырылган” дип санарга ашыкмаган­нар. Күпер Чирмешән бозларына, ташкын суга чыдаган. Инде аңа ышанырга була.

Күпер төзүдә баш­лап йөргән, акча, ма­териаллар, төзүчеләр турында кайгырткан Рәфкать Сәмигуллин бу вакыйганы күбрәк авылдашлары белән очрашып сөйләшү өчен файдаланды бу­гай. Билгеле, башта аның үзенә рәхмәтләр әйттеләр. Әнә, Алпар авыл җирлеге баш­лыгы Ринас Сәлахов:

– Бездә тагын тан­тана – җәяүлеләр күпере ачабыз. Чирмешән аша кичү гел бер проблема иде. Төзеп куйган күперләрне язгы та­шулар алып китә тор­ды. Инде менә тимер күперле булдык, аңа ышаныч зур. Рәфкать абыйга рәхмәт, бу оч­ракта да зур ярдәме тиде аның,–дип сүз башлады. Аның сүзен авылны яратып, бу­лышып яшәүче Ка­зан автотранспорт п р е д п р и я т и е с е җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин бала­чак истәлекләре белән дәвам итте.

– Дәү әни белән икәүләп көянтәләп суга килә идек елга­га. Аша чыкканда егылмыйк дип бер- беребезгә булыша идек. Хәзер күпер бар, аның ике ягына да то­тынып төшү өчен кул­тыксалар ясауны үз өстемә алам,–диде ул.

Тасмалар киселеп, күпергә юл ачылгач, шунда ук ясалган эскәмияләренә те­зелешеп утырдылар алпарлылар. Ә ми­крофонны Рәфкать Сәмигуллин үз кулына алды. Бик озак сөйләде ул. Чирмешән буйла­рында кызлар озатып, җырлап-биеп үткән яшьлекләрен, яр буен­да гармун яңгыраткан Шәүкәт, Мансур, Зәки абыйларны искә төшерде. Ә авыл­дашлары Алпарның гөрләп торган ча­гын искә төшереп көрсенеп алдылар.

– Авыл бетә, диләр! Бетми ул, аңа чын хуҗа кирәк тә шул хуҗа белән сезнең аңлашып яшәвегез, битараф булмавыгыз кирәк,–диде аларның күңелен күтәрергә теләп Рәфкать Әсхәт улы һәм авылдагы кай­бер җитешсезлекләргә “төртеп күрсәтеп”, моны бит үзегез эшли аласыз, читтән кемдер килгәнне көтмәгез, дип аталар­ча шелтәләп тә алды. Аннары сөенечле хәбәр дә җиткерде: ра­мазан ае тәмамлангач, гөрләшеп сабантуй үткәрербез, диде.

Алпарлылар яңа күпер янында озак сөйләшеп утырды­лар, бик күп мәрхүм авылдашларын җылы итеп искә алдылар. Авыл тормышын ничегрәк җанландыру, к ө н к ү р е ш н е җиңеләйтү хакында киңәшләштеләр… Кыс- касы, Чирмешәндәге җәяүлеләр күперен ачу тантанасы халыкның үз ирке, үз аңлавы белән катнашып үткәрелгән җыенга әйләнде. Димәк, Ал­парда матур эш- гамәлләр алга таба да булачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев