Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оешуга 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үткәрелде

Алпар мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оешуга 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.

Зур бәйрәмгә музейга нигез салган тарих укытучысы Кадыйр Сибаевның туганнарын, аны белгән һәм хәтерләгән, экспонатлар җыюда булышкан, экспедицияләрдә, казыну эшләрендә катнашкан кешеләрне чакырдылар.
–Мәктәптә укыганда мин шулай ук укытучыбызның эзләнүләрендә катнашкан идем. Экспонатлар җыю максаты белән Кадыйр абый безне курганнарга алып бара иде. Без, аларны казып, борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, корал, бизәнү әйберләре таба идек. Кадыйр Нурулла улы бик пөхтә кеше булып, табылган һәр нәрсәне теркәп барды. Ул чорда алпарлылар һәм районда яшәүчеләр музейга дип күп кенә борынгы әйберләр китерделәр,–дип сөйләде мәктәп директоры Раил Гатауллин.
Музейда бит әле мамонт теше дә, борынгы чүлмәкләр кисәкләре дә, төрле заманнар акчалары һәм китаплары да саклана икән. Биредә болай да инде бай коллекция тупланган, шулай булса да, ул хәзергәчә тулыландырыла. Чөнки бүгенге балаларга совет чоры патефонының, 80 нче елларда бик популяр булган кассеталы магнитофонның ничек эшләве  кызык бит.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, Кадыйр аганың оныгы Рушания Исхакова туган ягы тарихы белән чын күңелдән мавыккан дәү әтисен искә төшерде. Ул җәйге каникулларда балаларны Биләр, Болгар якларына казыну эшләренә алып бара булган.
Кадыйр аганың эшен дәвам иткән ветеран укытучылар Рафаэль һәм Роза Гатауллиннар да бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Алар музей үсешенә шулай ук зур өлеш керткән кешеләр бит. 
Хәзерге вакытта музейны Гөлсирә Гыйниятуллина җитәкли. Чыгыш ясап, ул мәктәп музеенда  1,5 меңләп экспонат саклануын хәбәр итте. Тарих укытучылары дәресләрен еш кына музейда үткәрәләр, теге я бу чорга караган предметларны укучыларына күрсәтәләр икән. 
Бәйрәмдә Алпар мәктәбе укучылары “Аулак өй” дигән тамаша күрсәттеләр, ул һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм программасын алып барган Алия Дәүләтшина да сүзгә осталыгы белән аерылып торды. Ә И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укучы Гамил Гыйматдиновның чыгышын алкышлар белән каршы алдылар. Гармунчы егет бәйрәмгә дип махсус яңа композицияләр әзерләгән.  
Ахырдан шахмат буенча ярышлар оештырдылар. Аларда Базарлы Матак, Хузангай, Карга, Иске Матак мәктәпләре һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Беренче урынны район үзәге мәктәбендә укучылар, икенче урынны гимназистлар яулады, Алпар мәктәбе укучылары өченче урынга лаек булды. Иң яхшы уенчы дип Базарлы Матак мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Камилла Хөснетдинова танылды.
Музей юбилеен «Татарстан-Яңа гасыр» каналыннан килгән журналистлар төшереп алдылар. Алар әзерләгән материал “Манзара” тапшыруында күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев