Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алпар урта мәктәбен 1967 нче елда 68 укучы тәмамлый

Һәр кеше өчен балачак һәм үсмерчак еллары иң кадерле, онытылмас чор булып күңелгә-хәтергә сеңеп кала.

  Нигездә бу еллар мәктәптә укыган вакытларга туры килә. Күптән түгел без дә, ягъни атаклы Алпар урта мәктәбен 1967 нче елда тәмамлап чыккан укучылар, бергә очрашып, әнә шул бик еракта – 55 ел вакыт аралыгында калган кайгысыз-хәсрәтсез, гөнаһсыз-самими чакларыбызны хәтеребездә яңартып, моңланып-хисләнеп утырдык.  
1957 елда беренче сыйныфка барганда без ике класска 40 тан аз гына артык укучы идек. Башлангыч белемне алып, 5 нчегә күчкәндә Мулла авылы балалары да кушылды һәм без 50 гә якынлаштык. Ә тугызынчы сыйныфта ике Камка, Үргәагар, өч Чаллы, икеме-өчме Салман авылларыннан да дистәләп егетләр-кызлар килеп өстәлгәч, хәтта 60 тан да узып киттек!  Кыскасы, кичке мәктәптә укучыларны да санасаң, 1967 елның 25 нче июнендә 68 кеше урта белем турындагы аттестат алып чыктык. 
Тик ни аяныч, очрашуга дистәләгән иптәшләребез төрле сәбәпләр белән кайта алмагач,  сыйныфташларыбыздан унау гына җыелдык. Бу еллар эчендә байтак кына классташыбыз бакыйлыкка да күчеп өлгерде, билгеле. Мәсәлән, алдагы елларда әлегедәй очрашуларны оештырып килгән, 67 нче ел чыгарылышы горурлыгыбыз Әнвәр Галимовның һич уйламаганда гомере өзелүенә  әле ел да тулмады. Очрашуга аның хатыны Флера ханым килгән иде.(Шулай иртәрәк бакыйлыкка күчкән классташларыбызның урыннары җәннәттә булсын, Илаһым! Алар рухына сабакташыбыз Шәрифулла Амитов үзенең җәмәгате    белән бергә дога кылды). 
Рәхмәт классташыбыз Әминәбезгә. Авырап торуына карамастан, иптәше Ришат Хәлиуллин булышлыгы белән күрешү тантанасын шундый югары дәрәҗәгә җиткереп оештырды ки, унберенче яртыдан башланган чәй мәҗлесе фәкать сәгать бишенчегә киткәч кенә тәмамланды.
Аралашу барышында сыйныфташларыбызның тормышлары, гаилә хәлләре турында белештек. Алфавит буенча санап китсәк, алда телгә алынган үргәагарлы Шәрифулла Амитов, мисал өчен, 45 елдан артык бер заводта (Вакууммаш), бер цехта мактаулы металл кырдыручы булып эшләгән, хезмәт ветераны дәрәҗәсенә ирешкән, Казанда яши. Аннан дәвам итеп, 55 елга беренче тапкыр, ниһаять, сыйныфташлар очрашуна кайткан алпарлы Шәүкәт Гәрәев армия хезмәтеннән соң Казан авыл хуҗалыгы  институтын тәмамлап, байтак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, Югары Ослан районындагы авылларның берсендә җирле үзидарә советын җитәкли, хәзер дә шул районда яши. Ул очрашуга тормыш иптәше    белән кайткан иде. 
Унынчы сыйныфны тәмамлар алдыннан киләчәк тормышларын хәрби хезмәткә бәйләп, офицер дәрәҗәсенә ирешү максаты куйган берничә сыйныфташ егетебезнең атлыгып район хәрби комиссариатына йөргәне әле дә хәтердә. Әмма бу якты хыялны тормышка ашыру бары тик үргәагарлы Ринат Гатауллинга гына насыйп булды. Ул, хәрби училищены тәмамлаганнан соң, без беренче сыйныфтан башлап унны төгәлләгәнче Алпар урта мәкәбендә директор вазыйфасын үтәгән хөрмәтле Гаваз абый Бәдамшин кызы Гөлнур белән кушылып, СССРны бөтен дөньяга таныткан космодромлы Байконурда хезмәт итә. Подполковник дәрәҗәсенә җитеп, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була. Хәзер Казанда яшиләр. Ә очрашуда катнашкан җәмәгате Гөлнур Гаваз кызы сүзләреннән аңлашылганча, ул да әтисе үрнәгендә укытучы һөнәрен сайлый.
Алпарда туып үскән Таһирә Гатина (кыз фамилиясе Садриева) мәктәптән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап чыга, ә аннары Биектау районындагы “Беркут” җәнлек хуҗалыгында нәтиҗәле рәвештә бухгалтер вазыйфаларын башкара. Заманында Әлки районы редакциясендә эшләгән төгәлбәйле Дамир Гатин белән кушылып, бик күркәм тормыш коралар, хәзер Казан янындагы Константиновка бистәсендә  матур гына гомер кичерәләр.
Алпарлы Илгиз Кыямов Казан химия-технология институтында укып чыгуына карамастан, дипломында күрсәтелгән белгечлеге буенча хезмәт итми, район “Сельхозтехника” идарәсендә, колхоз-совхозларда инженер булып эшли, аннары Лаеш районы хуҗалыкларында шундый ук вазыйфалар башкара.  Пенсиягә чыгар алдыннан дистә еллап уңышлы гына рәвештә Ташкирмән авылында хуҗалык директоры була. Мактаулы исемнәргә ирешә,  хөкүмәт бүләкләре ала. Лаеш районының Столбище авылында яши.


Иске Чаллыдан килеп укыган Кыям Сәгыйров алга таба белем эстәвен Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Аннан терлекчелек буенча һөнәр үзләштереп чыккач, Әлки районы хуҗалыкларында тырышып хезмәт куя. Ләкин тора-бара шулай перспективалы хезмәт юлын дәвам итү урынына, һөнәрен тамырдан үзгәртеп, Казан шәһәренә күчә һәм анда лаеклы ялга чыкканчы машина йөртүче булып эшләүне хуп күрә. Казанда яши.
   Яңа Алпар кызы  Гөлнур  Садриева (Низамова) да урта мәктәпне тәмамлауга ук Казан дәүләт педагогига институтының математика факультетына укырга керде. Аны уңышлы төстә тәмамлагач, эшкә туган авылына кайтып, Алпар урта мәктәбенә урнашты. Монда ул сыйныфташы, “Алпар” совхозында баш икътисадчы дәрәҗәсендә хезмәт куйган Рәфкать Садриев белән гаилә корды. (Кызганычка каршы, бик иртә арабыздан китте. Урыны җәннәттә булсын, Илаһым!) 
Алпар урта мәктәбендә укучыларның яраткан укытучылары булып 18 ел дәвамында эшләгәннән соң, Гөлнур Ислам кызының гаиләсе Тукай районындагы Чаллыдан берничә чакырымдагы авылга китеп урнаша. Монда ул тагын 40 елга якын педагогик стажын дәвам итә! Хәзерге чорда балалары, оныклары белән шунда яши.
Классташларыбызның координация үзәге җитәкчесе, Әнвәр Галимовтан соң барыбызны да бер җепкә бәйләп торучы Иске Камкадан чыккан Әминә Хәлиуллина – шулай ук һөнәре буенча педагог. Әмма тормыш иптәше Ришат Хәлиуллинны Төгәлбәй мәктәбеннән РОНО мөдире итеп район үзәгенә күчергәч, аңа һөнәрен үзгәртеп, сәүдә оешмасына эшкә урнашырга туры килә. Хәер, оештыру сәләте, тәкъдимнәр белән чыгу, җитәкчелек итү һәм коллегалары белән уртак тел таба алу аңа Ходайдан бирелгән, дип әйтергә була. Ул әлеге өлкәдә дә лаеклы ялга киткәнче бик нәтиҗәле хезмәт куйды.
Алар Ришат Әсәт улы белән бик акыллы малай белән кыз үстереп, хәзер оныклар тәрбияләүдә үз өлешләрен кертәләр. Йорт-җирләрен җәннәт бакчасыдай чәчәккә күмеп, Базарлы Матакта тирә-күршеләренә үрнәк булып, күркәм генә гомер кичерәләр. 
Безнең Гаваз Харисовны авыл өчен туган, Алпардан беркая китмичә гомер-бакый үзенең кендек каны тамган җиргә хезмәт итәр дип уйлый идек. Әмма аңа Әлки районында алга таба да бөтен энергиясен биреп эшләргә туры килмәде. Баштан Иске Салманда тырышып кына хуҗалыкны җитәкләгәннән  соң, Татар Борнаена  күчеп бик нәтиҗәле эшләргә тотынгач, ни сәбәпледер, Казанга китәчәге ишетелеп, шаккатырды. 
Әмма шунысын танымый мөмкин түгел: аны нинди генә эшкә куеп, үзенә нинди генә вазыйфа йөкләсәң дә, ул йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итәчәк. Чөнки ул тумыштан лидер һәм үз кул астындагы хезмәт коллективын нәтиҗәле эшләтергә сәләтле зат. Юктан гына Иске Салман авылы кешеләре дә, Татар Борнаеныкылар да аны һаман сагынып искә алмыйлардыр! Кешелеклелек, гаделлек – менә шулар аның холкын билгели торган сыйфатлар. Шуны гына әйтү дә җитә: ул Казанга күчеп урнашкач та югалып калмады, ә менә аның районнан китүе һичшиксез югалту санала! Хәзер алар хәләле Әлфия ханым белән башкалабызда иркен, матур тормыш алып баралар. Бу җәһәттән сыйныфташлар очрашуында сүз бирелгәч, Әлфиянең үзе иҗат иткән шигъри юллары белән  сокландыруын танырга кирәк.
Әлеге язмада класташлардан ике-өченең генә күркәм җитәкчелек итү рәвешләре турында әйтеп узылды. Гомумән алганда, 67 нче ел чыгарылышы укучыларыннан дистәләбе төрле хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләре вазыйфалары башкарып, матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләделәр. Ә иң мөһиме – сыйныфташларның барысы да чын мәгънәсендә КЕШЕ булып калдылар. Шөкер, арадан берсенең исеме дә хокук-тикшерү органнары хисапларында (отчетларында) чагылыш тапмады! 
Сүз дә юк, очрашу мәҗлесенең югары дәрәҗәдә күркәм үтүендә “Актай” кафесы хезмәтчәннәре өлеше бәяләп  бетергесез. Сыйфатлы итеп хәстәрләнгән, телеңне йотарлык   тәмле нигъмәтләр белән өстәлләрне сервислау дисеңме, бик тә ягымлы мөгамәлә күрсәтеп хезмәт куюмы – барысы да югары дәрәҗәдә  башкарылды. Шуңа күрәдер дә, мөгаен, сәгать кичке бишенчегә киткәч тә, классташларның аерылышасы килмәде. Шуның өчен мондый очрашуларны биш елга бер түгел, һичьюгы өч елга бер үткәрик  дип таралыштылар.
Үземә килгәндә, мин мәктәпне тәмамлауга ук югары уку йортына керергә максат куйсам да, моңа 2 ел армиядә, өч ел заводта эшләп чирканчык алгач кына ирештем. Казан дәүләт университетын тәмамлап, 5 ел мәгариф өлкәсендә, 30 елдан артык  журналистика тармагында хезмәт куйдым. Бүгенге көндә гаиләм белән Базарлы Матакта яшәп ятам.
Шәһит  Гатауллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев