Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана булу иң югары дәрәҗә ул

Һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң газиз булган кешеләребез – әниләрне 28 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк бәйрәм белән чын күңелдән кайнар котлыйм.

 
Бәйрәмнәрнең төрлесе бар, әмма Әниләр көне алардан үзгә, ул аерата җылылык, чиксез рәхмәт һәм ярату хисе белән сугарылган. Бу бәйрәм, олымы ул әллә сабыймы, һәр кешегә кагыла, чөнки тормыш башыбыз әниләрдән бит. Алар безне якты дөньяга китереп, яшәү мөмкинлеге бүләк итә.
Бала табып үстерү кайсы гына яктан карасаң да ансат эш түгел. Әмма ул гаилә тормышының төп мәгънәсе, максаты да ,ир белән хатынның иң олы бәхете дә. Балалар – кешелек дөньясының киләчәккә омтылышы, һәрберебезнең үзеннән соң Җирдә калдырасы иң тирән эзләре, истәлеге. Улларыбыз-кызларыбыз нәсел дәвамчыларыбыз да. Шуңа күрә хатын-кызга йөкләнгән бурыч – Ана булу вазыйфасы иң югары дәрәҗә ул.
Бәйрәм уңаеннан һәрберебез әнисенә иң җылы теләкләрен, барлык әрнүләргә чыдап дөньяга китергәне, төн йокылары күрми кадерләп үстергәне, акыл биргәне, яхшы һәм яманны аерырга өйрәткәне өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен әйтергә әзерләнәдер. Аларны көн саен әйтеп тору да артык булмас, чөнки Ана хезмәте – иң катлаулы һәм авыр хезмәт.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, шушы олы хезмәтне бөтен барлыгыгызны багышлап башкарган өчен каршыгызда баш иябез. Сез табып үстергән балалар аларга баглаган өметләрегезне акласын – илнең лаеклы ул-кызлары булып җитешсеннәр һәм әнкәләре өйрәткәнчә намуслы кешеләр булсыннар иде. Иң мөһиме – газиз кешеләрен яратып, кайгыртып яшәсен алар.
Районыбызда гомер итүче һәр Ананы бәйрәм белән котлыйм. Сезгә нык исәнлек, сөенеч һәм бәхет белән сугарылган озын гомер телим. Балаларыгыз өчен күңелегез тыныч булсын, ул-кызларыгыз белән горурланып яшәгез, кадерлеләребез.
Александр Никошин, 
район башлыгы, муниципаль район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X