Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын алдан файдаланырга теләсәң

​​​​​​​Ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр алып торырга мөмкин, дип ишеткән идем. Ул кемнәргә түләнә икән һәм аны алу тәртибе ничек?

 

Ирина,

Базарлы Матак авылы.

 

Газета укучыбызның соравына районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирә.

–Ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр алып тору өчен ананың да, баланың да Россия гражданнары булуы, гаиләдә җан башына керемнең бу төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның узган елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән (Татарстанда бу 20 мең 588 сум) артмавы зарур. Ай саен бу төбәктә балалар өчен узган елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләмендәге (Татарстанда бу 9713 сум) сумма түләнәчәк.

Гаризаны үзең Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә килеп килеп, я булмаса Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон төстә  тапшырырга була. Моны бала туганнан соң өч ел дәвамында эшләргә мөмкин. Түләү башта бер елга билгеләнә. Аннан соң, әгәр гаилә алга таба да ана капиталын шулай файдаланырга теләсә, яңадан гариза тапшырырга кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел азагынача озайтылды, капитал суммасы артты. Хәзер беренче балалары туган гаиләләр дә капитал алу хокукына ия. Президент юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан күбрәккә артты һәм 483 мең 882 сум тәшкил итте. Икенче балага исә, әгәр гаилә беренче бала тугач сертификат алмаган булса, капитал суммасы 23 мең сум тирәсе артты һәм 639 мең 432 сум тәшкил итте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев