Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әни - иң кадерле, иң газиз кеше ул

Берничә ел элек Грузиядә ял иткән идек. Бу илнең искиткеч ямьле табигате, гаҗәеп тәмле милли сыйлары, ачык күңелле, кунакчыл халкы – барысы да бик ошады.

 
 Грузиннар безнең республиканы да яхшы беләләр. «Казанда дус кызым яши», «Татарстан егетләре белән армиядә хезмәт иткән идем» кебек сүзләрне ишетергә туры килде. Гомумән, әлеге сәяхәттән бик җылы, матур тәэсирләр белән кайттык. Бу язмамда исә грузиннарның күркәм бер сыйфаты – әниләренә карата мөнәсәбәте хакында сөйлисем килә.
Батуми шәһәрендә очраткан бер күренеш әлегәчә күз алдымнан китми. Кояшлы бер иртәдә урта яшьләрдәге ир-ат диңгез буена инвалид арбасында  әнисен алып килде. Кара диңгез яры биредә чуерташлы, арбаны этеп  барганда, аңа байтак гына азапланырга туры килде. Җайлырак урынга килеп туктагач , улы кызу кояш нурларыннан саклау өчен анасының баш очына зур чатыр урнаштырды, уңайлырак итеп утыртты, яулыгын, күлмәк итәкләрен рәтләде. Баштанаяк карадан киенгән шактый өлкән яшьтәге грузин карчыгы офыкларгача җәелгән диңгезгә, күбекләнеп ярга килеп бәрелгән көчле  дулкыннарга бик озак карап торды. Мөгаен, ул шушы диңгез буенда узган гомер елларын уйлагандыр, кадерле  хатирәләрен күңеленнән барлагандыр. Һәрхәлдә, миңа шулайдыр кебек тоелды. 
Ә улы бер генә минутка да әнисе яныннан китмәде, һәр теләген үтәргә әзер булып, аның тирәсендә бөтерелде. Термостан чәен эчерде, берәмтекләп кабыгын әрчеп көнбагышка кадәр ашатты. Карт анасы турында шулай кайгыртуы, аңа назлап карап торуы, йомшак, сак кына кулларыннан тотуы– әлеге ирнең әнисен ихлас яратуын һәм ихтирам итүен әйтеп тора  иде.
Соңрак гидыбыз – грузин егете Дито да бу хакта бик кызыклы һәм гыйбрәтле нәрсәләр сөйләде.
Әниләргә биредә илаһи зат итеп карыйлар икән.
– Без шуны анык беләбез: бу тормышта әти-әнидән дә мөһимрәк берни юк. Ә инде әниләрнең абруе, дәрәҗәсе аеруча да югары. Дөньядагы бөтен яхшылык, әхлакый кыйммәтләр – әниләрдән, дип саныйбыз без,– ди Дито.
Аның әйтүенчә, аналарны чиксез ярату һәм олылау грузиннарга гына түгел, бөтен Кавказ халкына хас, һәм ул элек- электән, буыннан-буынга күчеп килә.
– Баласы булып та, олыгайган көнендә үзе генә калган ананы очратмассыз бездә, – дип сөйли гидыбыз. – Гомер биргән, тәрбияләп үстергән әниеңә терәк булып,  ярдәм итеп яшәү, кадер-хөрмәт күрсәтеп тәрбияләү изге бурычыбыз бит ул.
Авыллар, бистәләр аша узганда йортларның анда нигездә ике катлы булуына игътибар иткән идек.  Бу да өлкән яшьтәге ата-ананы ялгыз итмәү белән бәйле икән. «Яшьләр бездә үзләре гаилә коргач та, әти-әниләрен калдырып чыгып китмиләр. Алар йортның бер катында, өлкәннәр исә икенчесендә урнаша»,–дип аңлаттылар безгә.
Егетләр кәләш сайлаганда да әниләренең киңәшенә, фикеренә һичшиксез, колак салалар ди. Ана кеше улының сөйгәнен ошатмаса, туй булмый калырга да бик мөмкин икән.
Гомумән, әни сүзен тыңламау биредә гомер- гомергә зур гөнаһ саналган. «Кем анасы киңәшен тыңламый, ул максатына ирешә алмый», ди кавказлылар. Ана – һәркем өчен иң олуг зат. Моны аңлаган, әнисен яраткан, хөрмәтләгән һәм кадерләгән кеше гаиләсен, нәсел-нәсәбен, Туган илен дә олылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев