Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Аның белән очрашкан көннән әнинең нинди булырга тиешлеген аңладым мин»

Зиһенем гомер буе шундый көчле булды. Текстларны бик тиз ятлый идем. Бөтен догаларны яттан беләм.

Пенсиягә чыкканчы, 23 ел кибетче булып эшләгән Сафия  Хәлиулла кызы заманында намуслы хезмәте өчен, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән


“Ул капчыклар ник 70 килолы булды икән?..”

– Сугыш башланганда, миңа 11 яшь иде. Туган авылым Иске Чаллыда – 4 класс, Яңа Чаллыда –ике ел, Алпарда – бер – барысы 7 класс белем алдым да шуның белән туктадым. Эшләргә кирәк иде. Колхоз кырында урак уру, чүп утау, тырмалау безгә – балаларга йөкләнде ул заманнарда. Ә менә сугыштан соңгы беренче иң авыр елларда 70 килолы капчыклар ташыган көннәр бүгенгедәй күз алдымда. Ачлыкның да иң авыры шул елларга туры килде,–дип башлады сүзен 1929 елның 1 декабрендә Иске Чаллы авылының Хәлиулла абый һәм Сәлимә апа Сафиуллинар гаиләсендә  11 нче бала булып туган (сабый чакларында ук 5 се үлгән) Сафия апа Гыйнанова.– Хәзерге кебек ник 50 килолы гына булмады икән ул капчыклар, шуның кадәр үзәккә үтмәгән булыр иде, –дип, бер яктан көрсенеп, икенче яктан шул авырлыкларны җиңә, илгә файда китерә алганына шатланып дәвам итте  ул. 

1946 елда чит илдән Россиягә җибәрелгән орлык баржасының Кама буендагы Мурзиха (Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, су астында калган авылларның берсе) авылы янына китерелеп, 16-17 яшьлек кызларның аны бушатуларын, ә эш сәгате беткәч, ашарлык акча юнәтү өчен, тоз баржасына да баруларын, анда эшләп алган 1 сумга  32 тиенлек кильки алып пешерүләрен, Янбахтыда торып, икешәр ай кем кертсә, шунда кунып көн күрүләрен– барысын да кичәге хәлләр кебек тасвирлый Сафия апа . Ул еллардагы кешеләрнең изгелеген дә сөйләп туя алмый ул: “Кемнең ишеген шакысаң, шул ачты, кундырды, киендерде, булганы белән бүлеште, туганы кебек күрде”,– дип әллә никадәр исемнәрне атап, рәхмәтле догаларын дә укып алды. 

1947 елның 22 апрелендә, бер төркем яшьләр, 15 чана тартып, Мурзихадан чәчүлек орлык алып кайтулары да онытылмаган. 

–     Кама ташыган – су баскан, чыгып булмый. Бригадирыбыз Мәрзия апа: “Орлыксыз кайтмыйбыз”,– ди. Сукалаган кыр өстеннән киттек. Җирнең өсте– балчык, асты – боз. Сигез километр юл үтеп, Бөрчә авылына җиткәндә, аяктагы чабата, тула оеклар юешләнеп, пычранып бетеп каткан, күтәрмәслек хәлгә килгән иде. Бер йортка кереп, барысын да салып, аякларны юдык, аларның әрнүенә чама юк, оекларны яңадан киярлек түгел, Мурзихага яланаяк киттек. Безне шул хәлдә күреп, орлыкны чиратсыз биреп җибәрделәр. Кире тагын кыр өстеннән капчыклар салган чаналарны тартып кайтасы килми. Көрнәле аркылы, Камага төштек. Көрнәле авылының бөтен яшьләре җыелып, безгә бу якка чыгарга булышты. Күпернең ике ягына каккан казыклары күренә, ә күпер су астында. Капчыкларны җилкәгә салып, шул күренмәгән күпер өстеннән озын бер кәрван булып тезелеп чыктык,–дип, хатирәләренә бирелеп, бер җайга сөйли дә сөйли Сафия апа. 
Аннан чыккач та, юл ерак шул әле. Иске Чаллыга кадәр тагын яланаяк кайтып, бозланып каткан аякларның шешеп тире салуын да, аларны трактор солидолы белән дәвалаганнарны да ничек онытып булсын?! Черек бәрәңге ашап, Тумба урманнарында агач кисүләр дә, инде еракта калсалар да, барысы да исендә аның. 

“Иренеп йоклап ятмасаң...”

Баржадан 70 килолы капчык ташыганда, яннарындагы хисапчы Габдулла абыйларының, аларны кызганып: “Кояш белән ант итеп әйтәм, бу кызлар бала таба алмаячак”,–дигән фаразлары Аллаһының рәхмәте белән чынга ашмый. Шундый авыр яшьлек еллары үткән Сафия апа 1952 елда Базарлы Матакка килен булып төшә һәм алар ире Салих абый Гыйнанов белән 3 бала: 2 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бәхетле ана бүген 6 онык, 14 оныкчыкның йомшак дәү әнисе дә. 

Килен булып төшкән көненнән хат ташучы булып эшкә урнашкан бу апа ул  еллардагы барлык газета-журналларның  исемнәрен бүген дә яттан белә. Бер-бер йортка 24 әр төрле газета алдырган кешеләрнең дә исем-фамилияләрен хәтерендә саклый. Бәйрәмнәр саен өйләргә 30 лап котлау открыткалары килүе, шуның кадәр “почта” тутырылган сумкаларның күтәргесез булуы, үзенә тиешле урамнарны йөреп бетергәндә, күкрәк сөякләренә кадәр авырта, сызлый башлавы да, шул сәбәпле 4 ел эшләгәннән соң, он тегермәненә эшкә урнашып, анда тагын 70 килолы капчыклар ташуы да – бары да чыкты аның  күңел сандыгыннан. 

Пенсиягә чыкканчы, 23 ел кибетче булып эшләгән Сафия  Хәлиулла кызы заманында намуслы хезмәте өчен, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аларны да яттан әйтә ул. В.И.Ленин рәсеме төшерелгән ул бүләкләр кадерле аңа. Гомумән, бар нәрсә кадерле бу көр күңелле, тормышыннан канәгать, уңган-булган апага. Тырышлыгы әтисеннән бирелгән (әти-әнисе турында, ул чорның кырыслыгы бу гаиләгә күпме кагылганын  да иркенләп, сагынып сөйләп алды), бүгенге заманның бар ыгы-зыгысына, яңалыгына да ияреп бара алган Сафия Гыйнанова хәзер Казанда икенче улы Фәрит гаиләсендә яши. Балаларының нинди уку йортларын бетерүе, кайда эшләве, оныкларның нинди тормыш алып баруы, оныкчыкларның туган көне, яше – берсе дә буталмый аның хәтер капчыгында. Хоккей белән “җенләнгән” оныкчыгы Кәрим Вәзиевның уеннарын ютубтан карауларын да шатланып сөйли, бүгенгесе көндә ютубка керү кыенлашканны да белә ул. 

– Сафия апа, хәтер менә шулай саклансын өчен нишләргә икән, ә, серен белсәгез әйтегез әле,–дим, сүздән бүлдерергә теләмәсәм дә, соклануымны яшерә алмыйча.  

–     Зиһенем гомер буе шундый көчле булды. Текстларны бик тиз ятлый идем. Бөтен догаларны яттан беләм. Тәртипсез булмадым, ярамаган эш эшләмәдем. 12 яшьтән ураза тоттым. Сәхәрдә –арыш боламыгы,  сугыш вакытында бар белгән ризыгыбыз солы кесәле иде. Шуның да файдасы күп булгандыр. Гел натуральный ризык: бәрәңге дә катык. 30 сутый алма бакчабыз бар иде. Алманы да күп ашадык. Артыгын кешегә бирдек,– дип тезеп китте ул.

–    Ә озын гомерле, сәламәт булыр өчен нишләргә?

–    Иренеп йоклап ятмаска. Организм, гәүдә гел хәрәкәттә булырга тиеш. Бер эштән курыкмадым, ат урынына эшләдем. Минтимер Шәймиев әйтмешли, мин дә тимер түгел инде үзе. 25 ел корсет киям. Аяк-билләрне шул саклады,– ди сугышның да, аннан соңгы авыр елларның да барысын үз башыннан кичергән нык хатын, һәр сүзеннән тәм табып. Ә үзе шул арада сикереп торып, плитәсе янына да барып килә.

–     Йөрим, Аллаһка шөкер. Миннән 7 яшькә кечерәк күршемне малае кертә безгә, бусагалардан үзе керә алмый. Ә мин малайларымда да икенче катта яшим. Баскычлардан рәхәтләнеп төшеп-менеп йөрим, зарланырга бер урыным да юк,–дип күршеләре Дамир-Гөлгенә Әһлиуллиннарның да бик әйбәт булулары турында сөйләргә өлгерде Сафия апа. 

Дүртенче баласы да бар аның…

Һәр кешедә бары тик яхшылык кына күргән бу апаның тормышын китап итеп, бүгенге заман кешеләренә үрнәк-өлге итеп язсаң да була. Китапка да сыймый, мөгаен. Ә бу кыска язмамда гомеренең тагын бер искиткеч өлешен бирми һич мөмкин түгел.
Ире Салих абый үлгәннән соң, ялгыз кунарга бераз шүрләгән, әмма нигезеннән китәргә теләмәгән Сафия Гыйнанова үзе янына иптәшкә йортка кертергә бер кыз эзли башлый. Шул сәбәп белән СПТУ җитәкчесенә мөрәҗәгать итә. Озак та үтми, София исемле бер кыз аның ишеген шакый. 

–     Икебез дә Сафия исемле (Софияне ул шулай атый), бер-беребезгә нәкъ менә әни белән кыз кебек бик тиз ияләштек. Тәртипле, эштән курыкмый торган, ана назын күрмәгән, балалар йортында үсеп, аннан соң тәрбиягә алынган  бу баланы үземнеке итеп тойдым, ул да миңа әниседәй күреп елышты,–дип сөйләп китте, мәрхәмәтле апам, бик якын кешесен күз алдына китереп.

София Әхмәтҗанова, Сафия апада торып, СПТУ ны тәмамлый. Аннан Лаеш техникумында белем ала, атна саен җомга җитүгә, “әнисе” янына ашыга ул. 

– Кияүгә дә үзем бирдем. Сорарга миңа килделәр. Туена бөтен балаларым белән бергә бардык. Никадәр туганнары барлыгын күрсеннәр әле, дидем. Бүген инде ике бала анасы ул. Беренче кызын тапкач, монда минем янга кайтты. Кулга тотарлык булганчы, икәү үстердек. Хәзер дә бик сагына. Ул әйтүгә, мин дә нигеземә ашыгам. Менә шушында икәү тагын кушылабыз да, рәхәтләнеп бер ара яшәп алабыз. Бер-беребезне тапканга да 9 ел узып киткән. Дүртенче балам ул минем. Үземнекеләрдән бер аермасы да юк, –дип сөйләвен дәвам итте олы йөрәкле ана. 

Укучым Софияне табу миңа авырлык тудырмады: телефоннан элемтәгә кердек.

– Акыллым, Сафия апа турында фикерләреңне, 8 март бәйрәме уңаеннан аңа булган теләкләреңне дә әйт әле, – дим.
Ул да “әнисе”ннән кимен куймады, саф татарча рәхәтләнеп тезде сүзләрен:

–     Минем өчен күктән яуган бәхет булды ул. Аның белән очрашкан көннән  бәхетнең нәрсә икәнен, әнинең нинди булырга тиешлеген  аңладым мин. Акыллы, намуслы, ярдәмчел, бала җанлы, киң күңелле әнием ул минем. Ике кызым Риана һәм Ясминәнең Дәү әнисе. Миңа күрсәткән яхшылыкларын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Мәрхәмәтле кеше бәхетсез була алмый. Әйе, бик бәхетле Сафия апа. “Әни” дип өзелеп торучы балалары, тәрбияле, тәүфыйклы онык, оныкчыклары, якын туганнары бар аның. Алар хәзер барысы да минем дә туганнарым. Беренче чиратта, нәкъ менә шулар сау-сәламәт булсын, түгәрәк бәхете кителмәсен. Безне, тирә -юньдәгеләрне шатландырып, бәрәкәтле озын гомер кичерсә иде, дип телим һәр көнне, – ди София. Аның тавышыннан әйтелгән һәр сүзенең нинди тойгылар эченә яшеренгәнен яхшы аңларлык иде.

“Бүгенге көндә мин барысына да рәхмәтле: балаларыма – шундый булганнары, кадер-хөрмәттә тотулары өчен, хөкүмәтемә – күп пенсиям өчен, Аллаһыма шуның рәхәтен күреп,  яраткан оныкчыкларыма да өлеш чыгара алганым, миңа шушы якты дөньяда ямь табып яшәргә мөмкинлек биргәне өчен,– дип гомер итүче Сафия апа Гыйнановага мең рәхмәт. 100 яшьлек юбилеенда да күрешүләр насыйп булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев