Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Архив икенче тормыш ул

.

Әле күптән түгел генә без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш кырыннан кайта алмаган т у г а н н а р ы б ы з н ы , инде вафат фронтовикларны искә алдык, арабызда булган ветераннарны,тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләдек. Илебезне, киләчәгебезне фашист коллыгыннан
азат иткән батырларыбызга без чиксез рәхмәтле. Сугыш михнәтен күргән, кулына корал тотып дошманга каршы көрәшкән якташларыбыз турында без һәрчак
истә тотарга тиеш. Мондый якташларыбыз турындагы хатирәләр район архивында шактый. Без аларны шәхси фондларда саклыйбыз. Мисал өчен, Халисә
З а һ р е т д и н о в а н ы ң шәхси фондында бик күп фоторәсемнәр, биография документлары, иҗади материаллар саклана.
Заһретдинова Халисә Заһретдин кызы – хәрби врач, медицина хезмәте капитаны. Ул безнең район хастаханәсендә 30 елдан артык эшләгән. Ул үзе Тәтеш өязендә
(хәзер Кама Тамагы районы) туган. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Әлки районына эшкә җибәрелгән. Бездән ул фронтка алына, һәм 1949 елның августында гына тыныч тормышка, Базарлы Матак хастаханәсенә әйләнеп кайта. Халисә ханым бөтен тормышын яраткан хезмәтенә багышлый һәм 74 яшендә
генә лаеклы ялга китә. Халисә Заһретдинова икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, аның хезмәте күп Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән, исеме КПСС райкомының һәм район советы башкарма комитетының Шәрәфле китабына кертелгән. Х.З.Заһретдинованың биография характерындагы документларны безгә аның опекуны Хания Гайнетдинова тапшырды. Тирән белемле, Туган илен өзелеп яратучы Халисә ханым турында ул бик җылы сүзләр
әйтте.
Районда узган тантаналы чараларга карата язылган чыгышларыда Х. Заһретдинованың ватанпәрвәрлеге хакында сөйли. Кадерләп сакланган котлау открыт-
калары Халисә ханым өчен Җиңү көненең иң сөекле бәйрәм булуын раслый.

Бүген Әлки муниципаль архивында 177 фондта 25 меңнән артык берәмлек документлар саклана. Алар арасында сугышчы-интернационалист
И.С.Сөләйманов, Чечня сугышында катнашкан И.В.Исаев, ТАССРның атказанган укытучысы Н.В.Логинова, хәрби врач Х.З.Заһретдинова, Бөек Ватан сугышында катнашкан Г.Д.Герасимов турындагы шәхси документлар да бар.
Елена
ВАСЯЙЧЕВА,
район архивы
җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев