Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядә хезмәт итүче Әлки егетенең әти-әнисенә командирдан Рәхмәт хаты килгән

Базарлы Матакта яшәүче Илһам Хәмитов, мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан технология университетына инженер-механик белгечлегенә укырга кергән.

Өченче курсны тәмамлагач, егет ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә һәм аннан соң вузда укуын дәвам итәргә дигән карарга килә. Һәм ул быел гыйнвар аенда контракт буенча ике елга армиягә китеп бара.

Илһам Самара өлкәсендә мотоукчылар бригадасында хезмәт итә. Шушы арада аның әти-әниләре Рәшит һәм Сөембикә Хәмитовлар уллары хезмәт иткән бригада командирыннан Рәхмәт хаты алганнар.

“Илһам – башкаручан һәм җаваплы хәрби хезмәткәр. Иптәшләре өчен ул ышанычлы һәм гадел дус, беренче булып ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Хәрби часть командованиесе сезгә менә дигән егет – Ватан сакчысы үстерүегез, аңарда намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык хисе тәрбияләвегез өчен рәхмәт белдерә. Сез улыгыз белән горурлана аласыз!”–диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев