Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аучылар кышкы сезонны башлады

​​​​​​​Аучылар ел саен кар яуганны түземсезлек белән көтәләр. Чөнки алар чаңгыга басып, урман-кырларда сунарчылык итүгә керешәләр.

 

–Хәзерге вакытта куяннарга, төлке һәм кабаннарга, пошиларга, сусарларга һәвәскәр ау башланды. Шулай ук кыргый кошлар – кыр тавыгына, көртлекләргә дә ау дәвам итә,–ди Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты районара бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов.

Аучылар төлкеләр санын билгеле бер чикләрдә тоту буенча да мөһим эш башкаралар. Әмма ау вакытында куркынычсызлык таләпләрен катгый үтәргә кирәк.

5 ноябрьдә “Кара елга” аучылык биләмәләрендә Татар Чиябашы авылыннан ерак түгел бергәләп пошины аулаганда Ульяновск өлкәсендә яшәүче яралана. Фаҗиганең сәбәбе зыян күрүче алдан билгеләнгән мартшрутны үз ирке белән боза.

–Бәхеткә, аучының сәламәтлегенә куркыныч янамый. Әмма бу вакыйгадан тиешле нәтиҗә ясарга кирәк,–дип кисәтә Андрей Ерусланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев