Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга чегәннәр килгән

Алпар авылында бертөркем чегәннәр шәхси хуҗалыкка кереп чыга. Ахырдан хуҗаларның 5 мең сум акчалары югалуы мәгълүм була. Чегәннәр өйгә кереп хуҗа хатыннан эчәргә су сораганнар. Су алып чыкканчы чегәннәрнең берсе өйдән акча урларга өлгерә. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Әгъләм Тукмаков чегәннәрне өйгә түгел, хәтта йортка да кертмәскә, алар...

Алпар авылында бертөркем чегәннәр шәхси хуҗалыкка кереп чыга.

Ахырдан хуҗаларның 5 мең сум акчалары югалуы мәгълүм була.

Чегәннәр өйгә кереп хуҗа хатыннан эчәргә су сораганнар. Су алып чыкканчы чегәннәрнең берсе өйдән акча урларга өлгерә. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Әгъләм Тукмаков чегәннәрне өйгә түгел, хәтта йортка да кертмәскә, алар белән гомумән сөйләшмәскә киңәш итә. Әгәр авылда чегәннәр яисә башка шикле кешеләр күренә икән, бу турыда кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев