Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы уңганнарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

.

“Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр, җитәкчеләр һәм белгечләр, фермерлар! Бу атнада без Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Район икътисадының нигезен бүгенге көндә нәкъ менә шул тармак тәшкил итә бит. Әлкинең уңдырышлы туфрагында агроном һәм механизаторлар тырышлыгы белән ел саен мул уңыш үстереп-җыеп алабыз. Терлекчелек комплексларыннан һәм фермалардан көн саен зур күләмдә ит, сөт озатыла. Районда уңышлы эшләп киткән эшкәртү сәнәгате сәүдә нокталарына ярма, көнбагыш мае, сөт ризыклары чыгара. Бүгенге көндә Әлки районы Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәге булып санала. Моңа без, хөрмәтле әлкилеләр, сезнең тырышлык ярдәмендә ирешәбез. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, авыл уңганнары! Бәйрәмегез белән чын күңелдән кайнар котлап, һәммәгезгә исәнлек-саулык, авыр һәм илебез иминлеген ныгытуда бик кирәкле хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, өйләрегезгә муллык телим”,–диелә әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев