Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова ярдәм күрсәтүләре өчен әлкилеләргә рәхмәтен җиткерде

Бүген бик күпләр авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованың язмышы, сәламәтлеге белән кызыксынып тора.

Казанда яшәүче Айгөлне без якташыбыз дип саный алабыз, чөнки аның әнисе Иске Камка авылыннан булган. Дүрт ел инде Айгөл яман чирдән интегә. Әмма ул  күңелен төшерми, бөтен көчен куеп, яшәр өчен тырыша. Алты яшьлек улы Әмирне ялгызы тәрбияләүче яшь ана баласын үстереп аякка бастыру турында хыяллана.
Айгөлнең катлаулы язмышы турында белгәч, күп райондашларыбыз аңа ярдәм кулы сузды. Бу гаиләгә аталап редакциягә акчалата ярдәм китерүчеләр байтак булды. Җыелган акчаларны без бер тапкыр Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров аша Айгөлгә юллаган идек инде. Аннан соң да авыр хәлгә юлыккан ана һәм балага ихластан булышырга теләүчеләр ярдәм китерүләрен дәвам итте. Үткән атнада аларын да Фәргать Әкбәров Айгөлгә илтеп тапшырды. Иске Камка авылы халкы да аңа әледән-әле булышып тора.
Шул ук көнне Айгөл редакциягә шылтыратып, үзенең хәле белән кызыксынып торган, ярдәм күрсәткән барлык әлкилеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Ул шушы арада гына тагын бер операция кичергән.
–Аллага шөкер, операция уңышлы узды, хәлем әйбәтләнеп бара,–диде безгә Айгөл. –Әмир балалар бакчасына йөри. Безнең турыда кайгыртучы, булышырга тырышучы игелекле кешеләр бик күп. Һәркемгә рәхмәтлемен. Газета аша райондашларга да рәхмәтемне тапшырсагыз иде. Барыгыз да исән-сау булыгыз, кайгы-хәсрәт күрми яшәгез.
Айгөлнең авыр язмышына битараф калмаучылар, аның хәсрәтен күңелләренә якын алып, үзләренекедәй кабул итүчеләр чынлап та бик күп икән. Илнең төрле төбәкләрендә, хәтта чит дәүләтләрдә яшәүчеләр аның белән элемтәгә керәләр, ярдәмнәрен тәкъдим итәләр.
Иң мөһиме, Айгөлнең бирешергә исәбе юк. Ул оптимис-тик рухта, алга өмет белән карый, “мин балам хакына яшәргә тиеш”, дип, авыр чир белән көрәшә. Фәргать Әкбәров та, кәефе яхшы булуын күреп, Айгөл өчен сөенеп кайткан. “Быел Әмир беренче сыйныфка укырга керергә тиеш, әниле-уллы инде мәктәпкә әзерләнәләр, Айгөл моның өчен кирәкле документларны кайгыртып йөри”, –ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев