Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хисмәтов: “Улларым минем эздән китсә, сөенер идем”

Айрат Хисмәтов “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогына эшкә 15 ел элек килгән. Ул вакытка инде яшь егет ДОСААФта укып, Оренбург тирәсендә армия хезмәте үтеп өлгергән, авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлекче булып эшләп алган.

Айрат – бик хәрәктчән, тынгысыз, эшлекле кеше. Берничә ел КамАЗ шоферы булып эшләгәннән соң яшәү көче, тормышны яратуы ташып торган егет башка катлаулырак, юл хезмәткәрләре әйтмешли, авыррак автомобильләрне дә өйрәнергә карар кыла. Тора-бара ул 30 тонна йөк ташырга сәләтле КамАЗ белән “дуслаша”, укып, “Е” категорияле таныклык ала. Ягъни прицеплы машина белән идарә итәргә хокуклы була ул. Моның белән генә дә тукталып калмыйча, Айрат Харис улы автобус йөртүчегә дә укый. Әмма егетнең күптәнге хыялы трал-тягач руле артына утыру була. Моңа да ирешә! Хәзер ул бер объекттан икенчесенә бик кыйммәт бәяле юл төзү техникасын күчерү белән шөгыльләнүче алыштыргысыз өч белгечнең берсе. Тагын ике тралда аның тәҗрибәле хезмәттәшләре Алексей Феоктистов белән Әлфир Сабиров эшлиләр.
–Үзем Каргада туып үстем, туган авылымда яшим. Хатыным Алсинә белән өч бала үстерәбез. Кечкенә кызчыгым Алисәгә дүрт яшь, улларым Айнур белән Альберт мәктәптә укыйлар. Эш сезонында ялларыбыз сирәк була. Шундый көннәрдә улларым минем белән бергә техника арасында “буталсалар”, ачкычлар биреп торсалар, үзләрен нәрсә кызыксындыра, шул турыда сорашсалар, күңелем була инде. Малайларым минем эздән китсә, бик шатланыр идем, – дип серен ачып сала Айрат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев