Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин үлгәннән соң “Республика алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнде

Татарстанның агропромышленность комплексы үсешенә керткән зур өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен дәүләт бүләген Президент Рөстәм Миңнеханов мәрхүм депутатның әтисенә тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны үлгәннән соң “Республика алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләде. 12 февральдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында президент кулыннан орденны депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллин кабул итеп алды.

“Татарстанның югары дәүләт бүләген аның үз кулы белән ала алмавы бик кызганыч. Вакытсыз арабыздан китеп барган Айрат Хәйруллин безнең Әлки районы өчен дә бик күп эшләде. 17 ел элек бик авыр хәлдә калган районыбызга инвестор буларак килеп, ул хуҗалыкларга иң заманча техника кайтарды, меңләгән баш терлеккә исәпләнгән мегафермалар төзетте. Халык эшле булды, хезмәт хакы ала башлады. Әлки республика рейтингында уңышлы эшләүче районнар дәрәҗәсенә күтәрелде. Министрлыкның коллегия утырышында Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдык”,–диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев