Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азык хәзерләү өчен вакыт та, мөмкинлек тә бар

Әлки районы буенча 25 мең шартлы баш терлек исәптә. Шуларга барлыгы 23,5 мең тонна азык берәмлеге хәзерләнгән. Бу бер баш терлеккә 8,7 центнер туры килә дигән сүз. 55,9 мең тонна сенаж (ихтыяҗның 82 проценты), 17,5 мең тонна печән запасы булдырылды. Шуның 5,8 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Малларга...

Әлки районы буенча 25 мең шартлы баш терлек исәптә. Шуларга барлыгы 23,5 мең тонна азык берәмлеге хәзерләнгән. Бу бер баш терлеккә 8,7 центнер туры килә дигән сүз.

55,9 мең тонна сенаж (ихтыяҗның 82 проценты), 17,5 мең тонна печән запасы булдырылды. Шуның 5,8 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә.

Малларга 2015-2016 елгы кышкы чорга азык запасы әлегә җитәрлек булмаса да, терлекчеләр күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабуга һәм яңгырлардан соң мул булып үсеп киткән кукурузга (силоска урылачак) зур өмет баглана, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Шәхси хуҗалыкларга килсәк, бу секторда бер баш сыерга 3 тонна исәбеннән печән хәзерләү бурычы куелган иде. Әлегә 5800 тонна (74%) печән хәзерләнгән. Түбән Кәчи, Алпар, Иске Салман, Базарлы Матак, Иске Матак, Хурада, Түбән Әлки, Борискино авыл җирлекләре бу мәсьәләдә өлгерлек күрсәтә. Юхмачы, Кошки, Колчурино, Чуаш Кичүе җирлекләрендә азык хәзерләү сүлпәнлек белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев