Бабай өйсез калган
Узган шимбәдә Татар Борнаенда шәхси йорт янган. Җитмеш алты яшьлек өй хуҗасы бу вакытта кунакта була. Утны баштан ук күреп алмыйлар, шуңа күрә янгын сүндерүчеләргә соңрак хәбәр итәләр. Өйне саклап калып булмый, ул тулысынча янып бетә. Аның хуҗасы, ялгыз яшәүче Каюм ага Кәримовны туганнары үз яннарына сыендыра. Хәзер авыл җирлеге...
Узган шимбәдә Татар Борнаенда шәхси йорт янган.
Җитмеш алты яшьлек өй хуҗасы бу вакытта кунакта була. Утны баштан ук күреп алмыйлар, шуңа күрә янгын сүндерүчеләргә соңрак хәбәр итәләр. Өйне саклап калып булмый, ул тулысынча янып бетә. Аның хуҗасы, ялгыз яшәүче Каюм ага Кәримовны туганнары үз яннарына сыендыра. Хәзер авыл җирлеге советы аның документларын киредән ясату белән мәшгуль. Ә авылдашлары бабайга төрлечә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев