Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм – хәмерне күп куллануга сәбәп түгел

Яңа елны бәйрәм иткәндә, хәмерне күп кулланмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

 
Яңа ел алдыннан өйдән чыкканда, хәмерне күп куллануның сәламәтлеккә зыяны, икенче көнне үзегезне ничек хис итәчәгегез, күпме акча сарыф итәргә туры килүе турында уйланыгыз. 
Өстәл артында кулланырга мөмкин булган һәм сәламәтлек өчен зыянлы булмаган исерткеч эчемлекләр күләме ул – бер бокал шәраб, бер кружка сыра һәм бер чәркә 40 градуслы куәтле алкоголь. 
 Хәмерне эчәр алдыннан да, эчкәндә дә ашагыз. Иң яхшысы, спиртлы эчемлек эчкәннән соң, тиешенчә мае да булган лайлалырак кайнар ризык ашау. Андый ризык ашказанын каплап алачак һәм хәмернең тәнгә начар йогынты ясавына юл куймаячак. Шулай ук онытмагыз: бәйрәмнәрдә күп ашау бавырга зур йөкләнеш тудыра. 
 Гел утырып торырга да ярамый. Хәрәкәтләнгән вакытта исерткеч эчемлекләр һәм ризыкның артыгы яна. Шуңа да сәгатьләр буе өстәл артында утырырга гадәтләнмәгез. 
Тәрәзәләрне ешрак ачарга, бүлмәне җилләтү һәм саф һавага чыгып керү дә яхшы. 
Исерткеч эчемлектән соң бер стакан су яисә хәмерсез эчемлек эчегез.
Күңел ачуның икенче көнендә хәлегез начар булса да, исерткеч эчемлек кулланмагыз. Шулай ук куе чәй һәм кәһвә дә эчмәгез, чөнки әлеге эчемлекләр йөрәккә өстәмә йөкләнеш тудыра. Икенче көнне иң яхшысы  – сөтле эчемлекләр, тозлы кәбестә яисә кыяр суы эчү. Шулай ук теләсә нинди әче эчемлекләр: мүк җиләге яисә лимонлы нарат җиләге суы да файдалы. Шулай ук кайнар шулпалар, ашлар ашарга да киңәш ителә. 
Иң яхшысы – хәмерне бөтенләй эчмәү! 
Сәламәтлегегезне саклагыз! 
Венера Садыйкова, 
үзәк район хастаханәсенең авыруларны кисәтү бүлмәсе шәфкать туташы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев