Бала үз фатиры белән туа?!
2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы бәбиләре туган гаиләләргә торак сатып алу тагын да җиңеләйде. Бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә торган 6 процентлы (!) ипотеканың шартлары турында “ВТ” хәбәрчесе дә белеште.
Илбашы Владимир Путин үз сүзендә торды. Хәтерләсәгез, быелның февралендә Федераль Җыенга еллык Юлламасында дәүләт җитәкчесе, бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга кирәк, дип әйтте. Аерым алганда, узган елның 1 гыйнварында гамәлгә кергән ташламалы “гаилә ипотекасы”на үзгәрешләр кертергә киңәш итте ул. Әлеге программа нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы баласын алып кайтучылар торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменә өмет итә ала.
Аларга алты процентлы ипотека бирелә. Банктан алган кредитның калган өлешен дәүләт субсидияли. Билгеле бер вакытка кадәр генә, әлбәттә. Икенче бәбиен алып кайтучыларга ташлама чоры – өч, өченче нарасые туганнарга – биш, бер-бер артлы икенче һәм өченче бала табучыларга сигез ел тәшкил итә. Ә алга таба ипотеканы банк билгеләгән процент ставкасы белән түлисе. Әллә шул куркытканмы, баксаң, “гаилә ипотекасы” халык арасында әллә ни зур кызыксыну уятмаган икән. Бу хакта Илбашы да әйтте. “Программада катнашучыларга ташлама чорын ипотеканы түләп бетергәнче дәвам иттерергә кирәк”, – диде ул. Шулай эшләделәр дә. Узган атнада ил Премьер-министры Дмитрий Медведев гамәлдәге программага төзәтмәләрне раслады.
– Алты процентлы ипотека рәсмиләштерү өчен документларны 15 апрельдән үк кабул итә башларга ниятлибез, – ди Татарстан Торакка ипотека кредиты рәсмиләштерү агентлыгы җитәкчесенең кредит бирү буенча урынбасары Людмила Фатыйхова. – Тиешле карар бар, бүген булмаса, иртәгә федераль үзәктән җавап көтәбез. Ипотека рәсмиләштерергә теләүчеләр безгә дә, банкларга да мөрәҗәгать итә ала. Ә моңа кадәр алган кредитның шартларын “йомшарту” белән без генә шөгыльләнәбез.
Ташламадан файдалану өчен торакны беренчел базардан сатып алырга кирәк. Кеше кулыннан алган фатирга “гаилә ипотекасы”н рәсмиләштермиләр. Бу – моңа кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагыла. Медведев төзәтмәләрне имзалауга, кайбер үзәк басмалар, әлеге программадан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләр генә файдалана алачак, дип язып чыкты. Социаль ипотекадагы кебек, җан башына квадрат метр җитмәгәнне раслап күрсәтергә туры киләчәк, янәсе.
– Гаиләләргә мондый таләпләр юк. Дәүләттән субсидияләнүче программа ипотека алуны җиңеләйтүне күз уңында тота. Төп шарт – бурычны түли алу сәләте (айлык чыгымнар гаилә кеременең яртысыннан да артмаска тиеш). Ипотека рәсмиләштерү өчен эш урыныннан хезмәт килешүенең күчермәсе, керем турында белешмә, ир белән хатынның паспортлары һәм балаларның туу турында таныклыклары да җитә, – ди Людмила Фатыйхова. Гамәлдәге кредитның процент ставкасын киметергә теләүчеләрдән торак документларын һәм кредит килешүен дә сораячаклар. Фатирда үзгәртеп кору эшләре башкарылмаганмы икәнен аерым тикшерәләр.
Торакка ипотека кредиты рәсмиләштерү агентлыгы белгечләре бурычны түли алу сәләтенә бәйле кызыклы да, файдалы да мәгълүмат җиткерде: бүген күбебезнең кулында кредит картасы бар. Аны банклар бик теләп рәсмиләштерә. Бүген үк файдаланмасагыз да, бәлки, кирәге чыгар дип, кат-кат үгетләгәч, булса булсын, дисең. Әнә шул пластик карта ипотека алганда комачау итәргә мөмкин икән. Гаиләнең айлык чыгымнарын санаганда аны да исәпкә алалар. Ә кредит картасыннан баш тарту берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Декрет акчасы, балага айлык пособие кебек түләүләр керем булып саналмый.
“Гаилә ипотекасы” өч елдан утыз елга кадәр бирелә. Банктан бурычка 6 миллион сумга кадәр (ил төбәкләренә карап, кредит күләме аерыла) акча алырга мөмкин. Беренчел кертем буларак фатир бәясенең 20 проценты кадәр сумманы түләргә туры киләчәк, Ана капиталы исәпкә алынмый.
Ике бүлмәле – егерме мең сум
Татарстанның Риэлторлар гильдиясе җитәкчесе Андрей Савельев сүзләренә караганда, үзгәрешләр кертелгәч, балалы гаиләләргә бирелүче ташламалы ипотекага карата кызыксыну артачак.
– Тик якын арада ук түгел. Үзегез уйлап карагыз: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң әти-әни булучыларның балаларына бүген күп дигәндә бер яшь тә өч ай. Мондый гаиләләрдә әлегә кредит, ипотека кайгысы юктыр дип уйлыйм. Менә 1,5–2 елдан соң, балалар бераз үскәч, программа бик кирәкле чарага әйләнәчәк. Аны озайтачаклар дип тә өметләнәбез. Әлегә ул 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Программа кысасында, ил күләмендә 600 мең гаилә торак шартларын яхшыртачак дип фаразлана. Ташламалы ипотека гаиләләргә шактый акчаны янда калдырырга ярдәм итәчәк, – ди белгеч.
Алты процентлы ипотека гаилә казнасына күпмегә төшәргә мөмкин икәнен без дә белештек. Тик башкаладагы банклар бу сорауга төгәл җавап бирергә әзер түгел булып чыкты. “ВТБ 24” һәм “Ак Барс Банк”та “ВТ” хәбәрчесенә узган елның гыйнварында ук гамәлгә кергән, гаиләдәге бала санына карап билгеле бер вакытка бирелүче ипотеканы тәкъдим иттеләр. “Без Медведев имзалаган карар турында әлегә ишетмәдек”, – диде үзен Марина дип таныштырган “ВТБ 24” хезмәткәре.
“Саклык банкы”нда да шул ук хәл. Алай да тиз генә борып чыгарып җибәрергә ашыкмадылар. Әлегә 6 процентлы ипотеканы өч елга рәсмиләштерә аласыз дип, ике бүлмәле фатир бәясен исәпләп күрсәттеләр. РКБ тирәсендәге яңа төзелүче торак комплексларның берсендә ремонт ясалмаган ике бүлмәле фатирны 3 миллион 900 мең сумга сатып алырга мөмкин. Беренчел кертем 780 мең сум тәшкил итәчәк. Кредитны 25 елга “алдык”. Бу очракта айлык түләү – 20 мең 103 сум. Гаиләнең кереме 33 мең 504 сумнан ким булмаска тиеш дип тә искәрттеләр. Шунда ук өч бүлмәлеләр дә сатыла. 5 миллион сумлык фатирны 25 елга алсаң, ай саен 25 мең 773 сум түлисе. Моның өчен 43 мең сумнан да ким булмаган айлык керем кирәк.
Теләк көчлерәк
Казанда яшәүче Лилия һәм Дамир Насыйровларның узган ел азагында икенче балалары туган.
– Тулай торакта яшибез. Дүртебезгә 18 квадрат метрлы бер бүлмәдә кысанрак. Шуңа күрә бер бүлмәле фатир сатып алырга уйладык. Өч елга ташламалы ипотека рәсмиләштердек. Мондый мөмкинлеккә бик сөендек, әлбәттә. Кредитны 25 елга бирделәр. Айлык түләү – 12 мең 371 сум. Дүрт кешелек гаиләне берүзем туендыруга карамастан, бу – күтәрә алмаслык сумма түгел, – ди Дамир Насыйбуллин. Гаилә башлыгы программага бәйле үзгәрешләр турында ишетүен дә әйтте. Шул ук вакытта моңа бик үк ышанып та бетми икән. – Телевизордан ни генә сөйләмәсләр. Әллә чынлап та бала тәрбияләүче гаиләләрне кайгырталармы икән? Югыйсә торак – үзәккә үткән мәсьәлә бит, – ди ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова фикеренчә, ташламалы ипотека кебек, ил күләмендә кабул ителүче өстәмә ярдәм чаралары хатын-кызларның бәби алып кайтуына йогынты ясаячак. “Безнең социологик тикшерүләр күрсәткәнчә, бала табарга теләүчеләр бернигә карамыйча әни була. Әмма гаиләләрнең матди хәле турында да онытырга ярамый. Соңгы елларда Ана капиталы яңа туган балалар санын арттыруда мөһим роль уйнады”, – ди ул.
Флера Илдарханова тагын бер тикшеренү нәтиҗәләренә тукталды. “Беләсезме, әти-әнисенең бердәнбере булган малай-кызлар бертуганнары булуын тели. Моннан берничә ел элек мәктәпләрдә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтте. Тиздән бу укучылар үзләре дә әти-әни булу яшенә җитәчәк һәм ишле гаиләдә яшәү теләге бәби табуга турыдан-туры тәэсир итәчәк дип уйлыйбыз. Ә моның өчен гаиләләрне матди яктан ныгытырга кирәк, әлбәттә. Бүген дәүләт шул юнәлештә эшли дә. Моның нәтиҗәсе якын арада ук күренмәсә дә, алга таба демографик вәзгыять яхшырачак дигән ышаныч бар”, – ди белгеч. Әле күптән түгел генә ил вице-премьеры Татьяна Голикова беренче баласын алып кайтучыларга да ана капиталы түли башларга тәкъдим итте. Авызларына бал да май.
Алсу ШӘРИПОВА, күчемсез милек агенты:
– Бала тәрбияләүче гаиләләргә бурычны түләп бетергәнче ташламалы кредит ставкасы тәкъдим итүне уңай бәялибез. Бу – беренчел торак базарын җанландырып җибәрергә тиеш. Хөкүмәттәгеләр иртәгәге көн турында да уйлап эш итә. Быелның 1 июленнән “өлешләп” төзүгә үзгәрешләр кертелгәннән соң, телибезме-юкмы, беренчел торак базарында фатир бәяләре кыйммәтләнәчәк. Димәк, төзелеш оешмалары өчен авыр чор башланачак. Ә дәүләт программасы әлеге вәзгыятьне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Ипотека рәсмиләштерүчеләр өчен мондый ташламалар булганы юк иде әле.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр Татарстанда 46 793 бала дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 3,7 процентка азрак. Туган балаларның 42 проценты – гаиләдәге икенче, 19 проценты өченче һәм аннан соңгы бала. Республикада 2016 елдан туучылар саны кими.
Чыганак: https://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев