Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗат йортында Әлки районы Алдынгылар Советының беренче слеты үтте

5 мартта Балалар иҗат йортында Әлки районы Алдынгылар Советының беренче слеты үтте.


Аның программасы бай һәм эчтәлекле булды. Әлеге хәрәкәтнең активистлары җыр, шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләр аша үз сәләтләрен күрсәтте. 

Слетта район башлыгы Александр Никошин катнашты. Чарага якынлашучы 8 Март уңаеннан махсус хәрби операциядә илебезне яклаучыларның хатыннары, әниләре чакырылган иде. Аларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Алдынгыларны тәбрикләргә әлеге хәрәкәтнең төбәк бүлеге җитәкчесе Ильяс Бикташев килгән иде. Ул  сәламләү сүзләрен  җиткергәч, бер төркем остазлар һәм хәрәкәтнең актив вәкилләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев