Балалар иҗат йортында яңа уку елына тәрбия бирү стратегиясе турында фикер алыштылар
Яңалыклар

Балалар иҗат йортында яңа уку елына тәрбия бирү стратегиясе турында фикер алыштылар

Балалар иҗат йорты базасында тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренең секция утырышы булды.

Районның мәгариф учреждениеләре белгечләре эш планы һәм алдагы уку елында эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен җыелдылар. Тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Г.Ю. Сәгыйтова районда һөнәри үсеш перспективаларын, актуаль бурычларны һәм советниклык институтының үсеш нокталарын билгеләде. Очрашуда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру өчен үз гамәлләрен мәктәп укучылары белән синхронлаштырдылар.


Нет комментариев