Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: узган ел 112 коткару телефонына районның дүрт баласы ялган чакыру белән мөрәҗәгать иткән

Замана балалары бик акыллы, алар әле мәктәпкә кергәнче үк смартфон, планшет ише җайланмалар белән эш итәргә өйрәнә инде. Бер яктан мактарсың үзләрен – булдыралар бит! Әмма, икенче яктан караганда, кайчак кирәкмәгән эш-гамәлгә дә башлары җитеп куя.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова аптыравын яшерми: балалар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мөрәҗәгать итә торган 112 номерына шылтыратып, төрле ялган хәбәрләр җиткерә башлаган бит!

–Узган елда шундый дүрт очрак булды. Әйтик, унике яшьлек бер малай, 112 номерын җыеп, Мәскәүдәге өйдә янгын турында хәбәр итә, адресын да әйтә. Башкаладагы махсус хезмәтләр урынга барып тикшерәләр, бернинди бәла-каза юклыгына ышангач, телефоннан шылтыратучының кем һәм кайдан икәнен ачыклыйлар. Һәм табалар да: Мәскәүдә янгын дип Татарстанның Әлки районы авылларының берсендә яшәүче бала хәбәр иткән икән,–дип сөйләде инспектор.

“Акыллы баш” балалар былтыр әлеге номер буенча “Телефоным югалды!”, “Мин Казанда яшим, дәү әнием хулиган, тәртип боза!” дип шылтыраталар. Билгеле, аларны ГЛОНАС аша бик тиз эзләп табалар. Әти-әниләргә балалары өчен җавап бирергә туры килә.

–Әгәр ялган хәбәр, әйтик, террорчылык белән бәйле икән, 7 яшьтән баланы эчке эшләр органнарында исәпкә куя алабыз. Моннан берничә ел элек “безнең мәктәпкә бомба куйдылар!” дип хәбәр иткән малай белән шулай булды,–ди Гөлнур Сәгыйтова һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларга болай эшләргә ярамауны аңлатырга киңәш итә.

–Баланың исәнлегенә, гомеренә куркыныч яный икән, әйе, тизрәк шылтыратсын ул. Әмма ялган хәбәр өчен җәза алачагын да белсен. Мондый шуклык үзе өчен дә, әтисе-әнисе өчен дә бик күңелсез тәмамланырга мөмкин икәнне ул-кызларыбыз яхшы аңларга һәм белергә тиеш,–дип кисәтә полиция майоры Гөлнур Сәгыйтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев