Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңгене алдыгызмы инде? СОРАШТЫРУ

Көз ул – хезмәтең нәтиҗәсен күрү, уңыш җыеп алу вакыты.

 Ни генә дисәң дә, авыл кешесе өчен төп яшелчә ул – бәрәңге. Бәрәңге уңса, вакытында җыеп алып урнаштырылса, димәк, төп зур эш башкарылган. 
Базга, идән астына салынган икән, җиңел сулап куярга да мөмкин: димәк, кыш көне ашарга инде нидер бар. Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән бит халык. Аннары әбиләребез өстәл янына утыргач: “Аллаһы Тәгалә ипи белән бәрәңгедән аермасын”, – дип дога кылган. Мәҗлесләрдә өстәл башка нигъмәтләрдән сыгылып торса да, бүгенге көндә дә икенче ризык итеп ит белән бергә ярып пешерелгән бәрәңге чыгарыла. Тамак тук булса да, бу бөркелеп торган кайнар бәрәңгене авыз итәргә үреләсең. Өстәвенә, хуҗабикәгә: “Бәрәңгегез бигрәк тәмле дә соң”, – дип, мактау сүзләре дә әйтеп куясың. Гомумән, әлеге ризык ул – табыныбызның аерылгысыз өлеше. Нинди тәмле ризык пешерим дип сорыйсың икән, өйдәгеләр, һичшиксез, итле бәлеш, кыстыбый яисә өчпочмак ашыйсы килә, дип әйтәчәкләр. Аларның барысы да исә бәрәңге белән тәмле! Бәрәңгене алтын белән тиңләүләрен дә ишеткәнегез бардыр. Юкка түгел бит. Яз көне утыртасың: кемдер көрәк белән казый, икенчеләр чиләк күтәреп салып йөри. Аннары борчылып, тишелгәнен көтәсең. Яфраклар күренә генә башлый, корт белән көрәшергә кирәк, чүбен исә әйтеп торасы да түгел. Шул уңайдан бер мәзәк тә бар: бер абзый бакчасына карап: “Быел яз без чүп кенә чәчтекме әллә ул, бәрәңгене җил генә очырып килгән, ахры”, – дип әйткән, ди. Әлеге хәлдә калмас өчен, барысын да вакытында эшләргә кирәк шул. Хәер, авыл кешесе боларның барысын да белә. Быел бәрәңге уңышы ничегрәк соң? Көннәр салкынайтып, яңгырлар башланганчы уңышны җыеп алырга өлгергәннәрме?  Бәрәңгегә караш ничегрәк? Ул хәзер дә икенче икмәк дәрәҗәсендәме? Районыбыз кешеләреннән шул турыда сораштык. 

Илшат Хәйретдинов, ветеринария оешмасы җитәкчесе урынбасары (Базарлы Матак):
–     Бәрәңгене якынча җиде сутый җиргә утыртабыз. Яшелчәне сентябрь башында ук – кояшлы, җылы, матур көннәрдә алырга өлгердек. Уңыш яхшы булды. Хәзер башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла бит. Мин дә орлыкка дип Арча районында үстерелгән бәрәңгене алып кайткан идем, яз көне шуны утырттык. Яшелчә, бәлки, шуңа да яхшы үскәндер. Ә бәрәңгене мин үзем бик тә яратам. Ит белән әзерләнгән икән, күңел була инде!

Рафаэль Низамов, урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары (Базарлы Матак): 
–     Дүрт сутый җиребез бар, бәрәңгене шунда үстерәбез. Узган ел җәй бик эссе һәм коры булса да, бәрәңгебез яхшы үскән иде, быел да шул тирә җыеп алдык. Хатыным белән өч бала үстердек, яныбызда төпчегебез – кызыбыз гына калды. Бәрәңге турында хәзер элеккечә мактап кына сөйләмиләр, зыянлы булуы турында да әйтәләр. Әмма зыяны булмаган бернәрсә дә юк. Икмәк үссен өчен дә, төрле химикатлар кулланыла бит. Без гаиләбез белән ул яшелчәне яратып ашыйбыз. Аш кына пешерсәң дә, аңа бәрәңге турап салырга кирәк бит.

Гөлсинә Фәритова, хуҗабикә (Үргәагар):
–     Быел 5 сутый җирдән 145 чиләк бәрәңге алдык. Уңыш узган ел да, быел да бик яхшы булды. Киленем Теләче районында үскән ике капчык сары бәрәңге алып кайтты. Яңа орлык булганга, шулай эре, матур булып үскәндер. Терлекләребез юк, яшелчәнең артыгын балаларга бирәбез. Үзебез бәрәңгене әз ашыйбыз: миндә шикәр авыруы, андый чир күзәтелгәндә, бу яшелчә белән бик сыйланмаска кушалар бит. Шулай да балалар кайтып, бергә җыелышкач, бәлеш пешерергә яратабыз.

Надежда Емелюкова, укытучы, хәзер лаеклы ялда (Чуаш Борнае):
–     Без бәрәңгене күп түгел: 10-12 чиләк кенә утыртабыз. Гаиләбездә өч кеше: әтиемә – 90 яшь, әниемә 85 яшь тулып килә. Мин Тольяттида укытучы булып эшләдем, лаеклы ялга чыккач, әти-әнине карарга дип, авылга кайттым. Быел уңыш узган елга караганда әйбәтрәк. Әмма безгә күп кирәкми, җитә. Гаиләбез – бәрәңге яратучылар түгел, әти кайчакта кыздырырга сорый яисә кыш айларында сирәк кенә мичкә кабыгы белән тәгәрәтеп пешерәбез. Элек күп утырта идек, Тольяттига алып барып сата да идек. Әмма хезмәтенә күрә бәясе юк. 

Басти Алиева, шәхси эшмәкәр: 
–     Яз көне бәрәңге бәясе бик нык күтәрелеп алды, ул халыкта зур ихтыяҗ туу белән бәйледер. Берара хәтта 70 сум булды, әмма озак түгел. Аннары июль башларында ук яңа бәрәңге кайтты. Аның бәясе башта 40 сумнар тирәсе булса, аннары 30 сумга  кадәр төште, хәзер менә 20 сумга сатыла. Кибетебез үзебезнеке булса да, без теләсә нинди бәя куя алмыйбыз. Төп бәя күмәртәләп сатучы базаларда куела, без шуңа бик аз гына өстибез. Билгеле, халык хәзер үз бәрәңгесен алгач, аны сатып алу бераз кимеде. Шулай ук сыйфат бик мөһим: эре, яңа казып алынган, тишекләрсез – шома икән, билгеле, яшелчәне сатып алучысы да булачак.

Фирая Хисмәтова, пенсионер (Карга авылы):
–     Узган ел бәрәңге уңышы бик әз булгач, быел күбрәк утырттык: печән җирен дә сукалаттык. Президентыбыз Путин да яшелчәләрне күбрәк, үзебезгә җитәрлек кенә түгел, башкалар белән бүлешерлек итеп тә утыртырга куша бит. Терлекләребез бар: артык бәрәңгене аларга ашатабыз, туганнарга бирәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев