Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш табиб Светлана Одушкина: медиклар прививканы хезмәт коллективларына барып та ясыйлар

Районда 695 кешегә коронавирустан прививка ясалган.

 
Беренче булып прививканы медицина хезмәткәрләре, укытучылар, социаль хезмәткәрләр кадатты. Инде төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, байтак пенсионерлар да вакциналанды. Күпләр икенче прививканы да алды. Хәзер районга ике көнгә бер тапкыр диярлек 150 доза вакцина  кайтып тора.
Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенә караганда, медиклар прививканы хезмәт коллективларына барып та ясыйлар. Бу очракта әлеге уколны алучылар саны биштән дә ким булмасын иде, ди ул.
Светлана Одушкина аеруча еш яңгыраучы сорауларга да җавап бирде.
Кайберәүләр, мин ковид яисә пневмония белән авырдым, миңа вакцина ясату кирәкме, дип мөрәҗәгать итә икән. Баш табиб андыйларга да прививка ясатуның зарурлыгын әйтә. Чөнки антитәнчекләр, чирнең ничек узуына карап, кешедә өч айдан алты айга чаклы гына саклана. Ә бездә чирләүчеләр башлыча узган елның май аеннан ноябренә чаклы күп булган.
Прививка ясаткач организмга вирус керә, кеше авырый, гаилә әгъзаларына чир иярергә мөмкин, дип куркучылар да бар.  Бу ялгыш фикер, ди баш табиб. Медицина белгечләре раславынча, Россия вакцинасында COVID-19 вирусы үзе юк, аның бер гены гына бар, ә ул бездә чир китереп чыгара алмый.  Вакцинага вирусның бер аксымы гына кергән, аңа каршы антитәнчекләр барлыкка килә, бу организмда чиргә каршы иммунитет тудыра икән.
Светлана Викторовна әйтүенчә, прививка ясатуга чикләүләр бик аз. Хәтта хроник чирләре булганнарга, инвалидларга да үз табибына күренгәннән соң вакцина ясату мөмкинлеге бар икән. Коронавируска каршы вакцина  профилактик чараларның милли календаренә кертелгән.
Ил җитәкчеләре, күренекле сәясәтчеләр, депутатлар, билгеле шәхесләр Россия вакцинасын ясатып халыкка үрнәк күрсәтәләр. Безнең вакцинага чит илләрдә дә сорау артканнан-арта бара.
Район поликлиникасында чират булмасын өчен, прививка ясау ике бүлмәдә оештырылган. Авылларда яшәүчеләр вакцина алу өчен үз фельдшерларына мөрәҗәгать итә ала. Ә Базарлы Матак үзәк хастаханәсе поликлиникасына прививка мәсьәләсе буенча 8(84346) 20-8-59 номерына шылтыратырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев