Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Башка авырлык төшсә, математикадан мәсьәләләр чишәм”,–ди Әлки районыннан 92 яшьлек ветеран укытучы Виктор Бизяев

Виктор һәм Елена Бизяевлар – бөтен гомерләрен педагоглык хезмәтенә багышлаган фидакарь затлар. Авыл халкы аларны бик ихтирам итә.

Көзнең матур бер көнендә остазларымны Укытучылар көне белән тәбрикләргә бардым да, аларның гомер юллары, тормышлары хакында иркенләп сөйләшеп утырдык.

 

Виктор Андреевич һәм Елена Петровна быел бергә тормыш коруларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар озын һәм катлаулы гомер юлы узган кешеләр. Бу көннәрдә Виктор Андреевичка 92 яшь тула. Ә Елена Петровнага 1 ноябрьдә 91 булачак.

Елена Петровна тумышы белән Краснодар краеннан. Балачагы җиңел булмый аның. Ә иң авыры алар яшәгән Тамбовский хуторына немецлар басып кергәч башлана. Фашистлар оккупациясе елларын искә алу да читен Елена Петровнага.

Сугыштан соң ул урта мәктәпне тәмамлый, Майкоп педагогика институтында укый. Вуздан соң аны Омск өлкәсенә эшкә билгелиләр. Биредә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәндә кыз үзенең язмышын – Викторны очрата. Виктор Андреевич Әхмәт авылында туган. Мәләкәс укытучылар институтын тәмамлагач, аны да Омск өлкәсенә укытырга җибәргәннәр. Елена белән танышканда ул мәктәп директоры булган.

Монда өч ел эшләгәч, яшьләр өйләнешәләр һәм 1954 елда районыбызга кайталар.

–Безне Апак мәктәбенә юлладылар. Биредә татар һәм рус башлангыч мәктәпләре була. Аларны берләштереп, сигезьеллык мәктәп ясадылар,–дип сөйли ветераннар.

Виктор Бизяев Апак мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыта, җиде ел монда директор була. Ә аннан соң Ульяновск өлкәсенең Чуаш Апагы мәктәбенә күчеп, анда завуч, аннары 20 ел директор булып эшли. Аның гомуми педагоглык стажы 44 ел.

Елена Петровна безгә рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул безнең сыйныф җитәкчебез дә иде. Без аны бик тә ярата идек. Аның үз фәнен оста укытуы аркасында без рус теле һәм әдәбиятын да яратып өйрәндек. Укытучыбыз үз фәнен бик әйбәт белә иде. Сөйкемле, чибәр, зәвык белән киенүче мөгаллимебезнең дәрес бирүе әле дә күз алдында. Таләпчән, кырыс (строгая) та иде үзе. Рухи бай, белемле булуы белән ул безнең күңелләрне яулады. Укытучыбыз русча сәнгатьле укырга, дөрес язарга өйрәтте. Һәр дәрестә без русча текстлардан диктант язабыз, ә аннары аны анализлый идек. Мәктәпне тәмамлагач авырлыкларсыз үзебез теләгән уку йортларына керә алдык. Чөнки рус телен әйбәт белә идек.

Виктор һәм Елена Бизяевлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкән кызлары һәм уллары Мәскәүдә яши. Ә уртанчы кызлары Димитровград шәһәрендә. Олы кызлары әти-әнисе профессиясен сайлап, алар сукмагыннан китте. Ветеран педагогларның биш оныклары, алты оныкчыклары бар. Алар туган йортларына, дәү әти-дәү әниләре янына гел кайтып йөриләр, алар турында кайгыртып торалар. Быел менә бөтенесе бергә җыелып кадерле кешеләренең уртак тормышларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр.

Виктор Андреевичтан мин:

–Бәхетле, озын гомер итүегезнең сере нидә? – дип сорадым.

–Елена кебек әйбәт хатын-кызны очратып, аның белән бәхетле яшәвемдә дип уйлыйм. Моның  өчен Ходайга рәхмәтлемен,–дип елмаеп җавап бирде ул.

Мине бигрәк тә гаҗәпләндергәне шул булды: бик каты чирләп китсә, авырлык килсә, Виктор Андреевич кулына китап ала, шуннан үзенә җиңеллек таба икән.

–Бик кыен булганда мин югары математика дәреслекләрен алам да төне буе андагы мәсьәләләрне чишеп чыгам. Шуннан үземә уңай энергия, көч алам. Авырулар да чигенә,–ди ул.

Математика дәреслекләре гел кул астында икән шул. Өлкән укытучы миңа мәсьәләләр чишеп, язып-сызып тутырылган берничә дәфтәрне дә күрсәтте.

Әнә шулай тормыш белән кызыксынудан туктамыйча, яшәүдән тәм табып, һәр көннең кадерен белеп гомер кичерәләр өлкән мөгаллимнәребез. Алар дөнья хәлләреннән хәбәрдар, укырга яраталар, җәйләрен бакчада эшлиләр. Авылыбызга, аның ямьле табигатенә мөкиббәннәр.

Безнең Апак авылы бигрәк матур шул. Ул күркәм табигате белән генә түгел, элек-электән биредә янәшә яшәүче татарларның һәм русларның туганнарча татулыгы һәм дуслыгы белән дә ямьле.

Эльза Мурсәлимова, Апак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев