Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстаннан Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән [+ВИДЕО]

Татарстанда янгын чыгу сәбәбен тикшерәләр: 18 июль көнне трассада Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Казанга баручы пассажир автобусы янып беткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Неоплан" пассажир" автобусының януы турында 3:13 сәгатьтә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл М-7 трассасының 1134 нче чакрымында булган. "Сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк", - дип җиткерә коткару хезмәте.

Автобус тулысынча янып беткән. Анда 35 пассажир, шул исәптән 4 бала да була. Аларны вакытлыча Актаныш районындагы Пучы авыл мәдәният йортына урнаштырып торалар.


Янгын транспорт чарасының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фараз кылына. 1992 елгы транспорт иминиятләштерелгән. Зыян - 500 мең сум.

Пассажирлар башка автобус белән Казанга озатылган.

http://www.almet-rt.ru/tt/the-news-tat/item/16983-bas

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Башкортстаннан Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән [+ВИДЕО]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев