Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты

Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар. 

 
Шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, берничә көндә алар 10 мең төп петуния үсентесе утырттылар. Үсентеләрне Нурлаттагы чәчәк базасыннан алып кайттылар. Төрле  төстәге чәчәкләр хәзер Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исемен йөрткән урамны, Ленин урамындагы җәяүлеләр бульварын, шулай ук Совет урамындагы аллеяны бизиләр. Чәчәкләр белән стела һәм обелисклар яннарын бизәү турында да онытмадылар. Быел үзәк урамны электр баганаларына беркетелгән элмә савытларга утыртылган чәчәкләр дә ямьләндереп торыр.
Урамнарны яшелләндерүдә муниципаль хезмәткәрләргә үзәк китапханә, С.Лисенков исемендәге музей, балалар бакчалары, “Алинә” спорт комплексы коллективлары булышкан. Крайнов урамында яшәүчеләр дә читтә калмаган, алар да үсентеләр утыртышкан. Бигрәк тә Наталья Бухарова, Ирина Удальцова һәм Шамил Хәсәновлар гаиләләре тырышкан.
–Быел район үзәге күпкә матуррак булыр. Шулкадәр сандагы чәчәкләрне әле беренче тапкыр утыртабыз. Петунияләргә су сибү өчен шофер Наил Хәмәтшин система ясады. Әмма шуны да әйтик: авылда яшәүчеләр үзләре дә үсентеләргә карата игътибарлы, сакчыл булсыннар иде,–диде җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X