Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды

Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын халык җыены форматын­да үткәрделәр, бу очрашу бәйрәм рухында узды.

 

Җыенда Татарстан Дәүләт Со­веты депутаты, әлкилеләрнең якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиеваның да катнашуы аның дәрәҗәсен күтәрде. Алсу ханым районда туып үсеп төрле җирләрдә яшәүчеләрнең узган елда нинди матур эшләр башка­руын сөйләп кенә калмады, 2021 елга планнары белән дә урта­клашты. Быелга ниятләнгән эш- гамәлләре арасында Иске Чаллы мәчетен төзекләндерү һәм район үзәгендә якташлар җәмгыятенең музей-йортын төзү дә бар.

 

 

 Базарлы Матак авыл җирлегенә район үзәге һәм Түбән Биктимер авылы керә. Биредә 6798 кеше яши, аларның 6660 ы Базарлы Матакта гомер итә. Бер елда яңа йортлар саны 21 гә арткан, хәзер алар 2168 гә җитте. Җирлектә хезмәт яшендәге 3078 кеше, лаеклы ялга киткән 2003 пенсионер яши.

Узган елда җәмгыяви-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү буенча шактый эш эшләнгән. “Безнең ишегалды” программасы кысала­рында алты күп фатирлы өйнең ишегалды төзекләндерелгән. “Чиста су” программасы буенча Көньяк, Кыр, Шәйдуллин урамнарына суүткәргечләр салынды. Филиппов урамында скважина казылды. Кояшлы, Җиңүнең 40 ел­лыгы исемендәге, Кыр, Октябрьнең 60 еллы­гы, Муса Җәлил, Базар һәм Төзүчеләр урам­нарында гомуми озынлыгы 3360 метр булган җәяүлеләр тротуарлары барлыкка килде.

Хәзер җирлектә төнлә лампалар белән яктыр­тылмаган урамнар калмады. Район үзәгенең 67 урамына энергия саклаучы 900 яктырткыч куелган. Планда – III Интернационал, Эшче, Имәнлек, Тимирязев, Көнбатыш урамнарын яхшырту.

Әлкилеләр һәм район кунаклары юлларга ку­елган яңа “Базарлы Матак- Мамыково” һәм “Ба­зарлы Матак-Югары Колок” стелаларын күрми узмаганнардыр.

Район үзәгендә эшмәкәрлекне үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Авылда 116 шәхси эшмәкәр бар, аларды 346 кеше эшкә урнашкан. Базарлы Матакта 37 кибет бар, шуларның 23 ендә алкогольле продукция сатыла.

Җирлектә үткән 2020 елда ниләр эшләнүе хакында үз докладын­да җирлек башкарма комите­ты җитәкчесе Фаяз Фәттахов сөйләп үтте. Аның кыскача чы­гышын түбәндәрәк тәкъдим итәбез. Җитәкче сөйләгәннәрне “Салават күпере” балалар бакча­сы мөдире Миләүшә Фәхриева һәм “КВ-Агро” холдингының “Үзәк Әлки” төбәк идарәсе ди­ректоры Рияз Төхвәтуллин ту­лыландырдылар. Алар үзләре җитәкләгән учреждение һәм предприятие эшчәнлеге ха­кында хисап тоттылар, планна­ры белән уртаклаштылар.

Җыенга килүчеләрне дә күп нәрсә борчый икән. Базарлы Матак укытучысы Гөлнур Фәйзуллина Көнчыгыш урамында интернет булмауга зарланды. “Таттелеком” элемтә узелының Әлки цехы на­чальнигы Илсөяр Гыйззәтуллина әлеге урамда яшәүче абонент­ларны тиз арада интернетка то­таштырырга вәгъдә бирде. Инде кирәкле җиһазларга заказ да ясал­ган.

Пенсиядәге укытучы Федор Ка­зачкин Юбилей урамына каты түшәмәле юл салган өчен җирлек җитәкчелегенә рәхмәт әйтте һәм әлеге юлны асфальтлап та бул­мас микән, дип сорады. Ә Мин­закир Гайфуллин гимназиядән алып Афанасьев урамына ча­клы җәяүле юл төзү кирәклеген искәртеп узды.

Район һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алга таба да үзәк авыл­да юллар төзүгә зур игътибар биреләсенә ышандырды. Шул ук вакытта ул районда 69 авыл бу­лып, анда яшәүчеләрнең ашы­гыч ярдәм машинасы килә ал­сын өчен юл төзүне сораула­рын, ә кайдадыр асфальт-бе­тон җәелгән юлны өйләре яны­на туфли киеп кенә килер өчен төзетергә теләүләрен искәртте. Шуңа күрә юлларны беренче чи­ратта кайда ясарга икәнлеген ал­дан уйлап хәл итәчәкләр.

Үз чыгышында ул район үзәгендә халык санының балалар күпләп туу хисабына түгел, халыкның авыллардан бирегә күчеп килүе сәбәпле артуын билгеләп узды.

–Бер елда Базарлы Матак­та 60 бала туды, шул ук ва­кытта 71 авылдашыбыз якты дөнья белән хушлашты. Район үзәгендә ике мәктәп, дүрт бала­лар бакчасы эшләп тора. Мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү, спорт белән шөгыльләнү, эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган бит,– дип борчыл­ды район җитәкчесе.

Утырыш тәмамланыр алдын­нан авыл җирлеге үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев