Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә

​​​​​​​9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә. 

Әмма 10 май кичендә әлеге тәртип бозучының кем икәнлеге ачыкланган иде инде, аңа карата административ хокук бозу турында берекетмә төзелде (юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылган урынны калдырып китү).
Административ материал Әлки районы буенча 1 нче суд участогы мировой судьясы каравына тапшырылды. Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин аңлатуынча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүче шушы вакыйга булган урынны ташлап китсә, җинаять җаваплылыгына җәлеп ителү өчен җинаять билгеләре булмаган очракта  транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 елдан 1,5 елгача мәхрүм ителергә яисә 15 тәүлеккәчә административ кулга алынырга мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев