Базарлы Матак авылыннана Азат Абдрахманов: «Иң бәхетле минутлар елгага очрау иде»
Әфган сугышы вакыйгаларына нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң 36 ел вакыт узып киткән. Шулай да районыбыздан 157 егет катнашкан, дүртесе 20 яше дә тулмаган көенә һәлак булган бу йөрәк ярасы турында да безнең онытырга хакыбыз юк.
Кечкенә генә бер хәрби бүлекне хәтерләткән 5 малайлы гаиләдә үсә ул. Икенче бала буларак, иркәләнеп торырга вакыт юк: авыл тормышының чүпләп бетерә алмаслык эше көн дә кабатлана.
Сүзем Базарлы Матак авылы Октябрьнең 60 еллыгы урамында яшәүче, 1984-1986 елларда Әфган сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, чамадан тыш кызуга да, көне-көне белән ашарга булмаган кырыс шартларга да бирешмәгән, үлем белән күзгә-күз очрашкан, сержант Азат Абдрахманов турында.
Ул 1965 елның 9 мартында Татар Борнае авылы Наил абый һәм Миңнеруй апа Абдрахмановларның икенче малае булып дөньяга килгән. Бала чагы, мәктәп еллары табигать кочагында үткән малай кечкенәдән егетләргә хас сыйфатларны туплап үсә. Шуңа да 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Марий Эл республикасы, Волжск шәһәренең урта һөнәри-техник училищесына укырга китә. Хыялы – кыру станогында (токарь) эшләү. Биредә аларны бер үк вакытта машина йөртү таныклыгына да укыталар.
–Укып бетергәндә, 19 яшь тулды. 18 дән армиягә киткән иптәшләр, кызлар алдында оят була башлаган иде инде. Армиягә бармау иң зур хурлык саналган чор егетләре бит без. Эч поша, тизрәк китәсе килә,–дип искә ала ул бу көннәрне.
Хезмәт итәргә кая эләгәсен аларга военкоматта ук әйтәләр: Әфганстанга барасын ачык аңлый ул. Инде бишенче ел сугыш хәрәкәтләре дәвам иткән кайнар нокта турында ишетеп белсә дә, яшь йөрәктә курку дигән төшенчә дә юк, бары тик тизрәк китү турында гына уйлый ул. Менә аның хыялы тормышка аша: 1984 елның 18 апреленнән ул – солдат. Герат шәһәрендә (диңгез тигезлегеннән 923 метр биеклектә)101 нче мотоукчы полкында хезмәт итә Азат Абдрахманов.
Тарихи чыганакларга күз салыйк: 9 ел 1 ай 19 көн дәвам иткән әлеге сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша. Һәлак булучылар саны– 260. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, үлүчеләр саны буенча 1984 ел–иң дәһшәтлесе. Менә шул көннәр турында сөйләшәбез Азат Наил улы белән.
– Безнең вакытта хәзерге кебек дроннар юк иде. Кулда – автомат, җирдә–танк, күктә–вертолет. Баштарак ЗИЛ–131 машинасы белән снарядлар, миналар ташысам, бераздан тагын бер хыялым чынга ашты: БТР га (шәхси составны транспортлау өчен бронялы сугышчан машина) утырдым. БТР белән минага эләгеп, шартларга да туры килде, ләкин гомерең бетмәсә, Аллаһы саклый ул, исән калдым.
–Иң үзәккә үткән мизгелләрне искә төшерә алабызмы?
– Сугышның үзеннән бигрәк, юынырга су булмау, чамадан тыш эсселекне әйтеп китәргә була. Плитә, учак кирәкми, тушонкаларны танк өстенә куясың да, минуты белән кайнар ашка әйләнә. Ә иң бәхетле минутлар, 30-40 см тирәнлектәге генә булса да, елгага очрау иде. Аннан да зур рәхәтлекне күз алдына да китереп булмый, әйтерсең лә син туган авылыңның сине күмә торган киң, тирән сулы буасында су коенасың!
Чын ир-егетләр шундый бит инде алар: бөтен авырлыкны тышка селкеп салмыйлар. Сорашканда да, читкәрәк китеп, урап узарга тырышалар. Азат Абдрахманов та Әфганстанда – ут эчендә булган 2 елдан артык (1986 елның 28 августында кайткан) гомерен гади бер тыныч тормыштагы армия хезмәте кебек кенә тасвирлый. Шунлыктан ул, аннан кайткач та, бернинди ташламалар артыннан да йөрми, файдаланмый да. Бүгенгесе көндә, яраткан һөнәренә тугры калып, шофер булып эшли. Хатыны Зөлфия белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, тормышыннан канәгать.
–Очрашуларга чакыралардыр, йөрисезме?–дим, тыйнак бу абыйга хөрмәтем арта барып.
–Базарлы Матак мәктәбенә дә, Борнайга да барганым бар, йөрибез,–ди ул, артык сүз куертмый гына.
Тарих битләренә 10 еллык сугыш булып кереп калган, әле бүген дә тынгылык бирмәгән бу дәһшәтле көннәрнең шаһитлары (бүгенгесе көндә районыбызда әлеге ир-егетләрнең 52 се яши), алар узган тузанлы юллар турында яшь буын белергә, киләчәккә илтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев