Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак элеваторына көн саен ике мең тоннага якын ашлык кайта

Быел игеннәр каерылып уңды. Комбайнчылар уңышны тиз арада җыеп алу өчен көн-төн кырда хезмәт куя. Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, диләр бит халыкта.

“ВостокЗернопродукт”ның суктырылган уңышы тулысы белән Базарлы Матак элеваторына килә. Бирегә күрше районнардан да ашлык төягән машиналар агыла. Без элеваторда булып, аның яңа сезондагы эше белән танышып кайттык.

 

 

Базарлы Матак элеваторына көн саен ике мең тонна тирәсе суктырылган икмәк керә. Урак башланганнан бирле ашлык саклау урыннарына 24 мең тоннага якын яңа уңыш икмәге салынган. Ә барысы биредә 100 мең тоннага кадәр бөртек саклау мөмкинлеге бар.

Элеваторда берьюлы дүрт ашлык киптерү агрегаты эшли. Быел тагын бер куәтле агрегат эшләп китәргә тиеш. Бу хакта безгә элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов сөйләде.

Лаборатория җитәкчесе Гөлҗиһан Садыйкова әйтүенчә, кырдан кайта торган көзге бодайның дымлылыгы 17-18 процент тәшкил итә. Элеватор эшчеләренең бурычы – бөртекне 13-14 процент дымлылыкка кадәр киптерү, чистарту һәм аның сыйфатлы сакланышын тәэмин итү.

Быел уңыш мул, шуңа элеваторда эш күләме арткан. Бу коллективны сөендерә генә.

–Ашлык күп кайткач, эшләргә дә кызыграк. Сезонлы эшләргә дә кешеләрне бик тиз тупладык. Лаборантларыбыз да үз эшләрен яхшы беләләр, төгәл үтиләр,–дип сөйли Гөлҗиһан Садыйкова.

Чыннан да, элеваторда эш кайный. Икмәкне “КамАЗ”лар белән китерәләр, аларның күбесе прицеплы да. Машиналар ике тапкыр үлчәү аша уза – элеваторга кергәндә һәм чыкканда. Авырлыкларның  аермасы күпме бөртек бушатылганны күрсәтә.

Әнә лаборатория хезмәткәре Гөлчәчәк Гайнетдинова, махсус эшләнгән мәйданчыкка күтәрелеп, машина әрҗәсеннән бәләкәй чиләгенә бөртек чумырып ала. Ул шунда ук аның дымлылыгына экспресс-тест үткәрә.

–Прибор икмәкнең 18 процент дымлылыкта булуын күрсәтә. Димәк, аны киптерү зарур,–ди Гөлчәчәк.

Машина ашлыкны бушатырга китә, ә лаборант кызлар бөртекне тикшерүне дәвам итәләр.

–Һәр басу өчен бездә аерым контейнер каралган, анда без әлеге участоктан китерелгән барлык ашлык пробаларын салабыз. Төнге сменада эшләүче лаборантлар уртача тәүлеклек пробага тулы анализ ясыйлар. Бөртекнең дымлылыгы, чүплелеге, класслылыгы һәм клейковина дәрәҗәсе – барысы да бәяләнә,–дип сөйли лаборатория җитәкчесе.

Бушатылган ашлык транспортерлар буенча скальператорга килә. Анда ул чүп-чардан чистартыла һәм киптерү агрегатларына җибәрелә. Киптерелгәннән соң бөртек сепараторга китә, анда вак кушылдыклардан, тузаннан арындырыла. Бөртек чистарту участогы мастеры Дамир Нуртдинов икмәкне киптерүнең ничек башкарылуы хакында сөйли:

–Ашлыкны чистарту, киптерү һәм махсус зур мичкәләргә урнаштыру компьютер ярдәмендә башкарыла. Дымлы бөртек ике сәгать тирәсе кибә. Өч көн эчендә без 2 мең тоннага якын ашлыкны саклауга куя алабыз. Быел көзге бодай кырдан бик күп кайта, әмма без эшләп өлгерәбез, студентлар, сезонлы эшчеләр ярдәм итә,–ди мастер.

Эшчеләр арасында мәктәп укучысы да бар. Базарлы Матактан Илназ Гыйләҗев быел 10 сыйныфны тәмамлаган.

–Хезмәт җиңел түгел, әмма миңа ошый. Без контейнердан коелган ашлыкны җыеп алабыз һәм кабат скальператорга озатабыз. Җәен күбрәк акча эшләп каласы килә. Өйдә компьютер каршында утырганчы күпкә файдалырак,–дип уртаклашты безнең белән Илназ.

Энергетика университеты студенты Альфред Гаязов та аның сүзләрен хуплый:

–Акча беркайчан артык түгел. Аны үз кулың белән эшләп алуга ни җитә. Моңа кадәр мин лагерьда әйдәман булып эшләгән идем, ә хәзер менә элеваторда хезмәт куям. Юкны бушка авыштырып, вакыт әрәм итеп йөргәнче, файдалы эш белән шөгыльләнү бар яктан да яхшы,–ди егет.

Артем Корнеев та Базарлы Матактан. Май аенда ул армия хезмәтеннән кайткан. Егет туган районында төпләнеп калырга ниятли.

–Казанда урнашу мөмкинлеге дә бар иде. Әмма туган якка кайтасым килде. Менә мәшгульлек үзәге аша эш тә таптым,–дип таныштырды үзе белән Артем.

Элеваторда, кырмыска оясыдай, хезмәт минутка да туктап тормый. Бер-бер артлы ашлык төягән машиналар килеп тора. Шоферлар икмәкне бушатып тизрәк кабат кырга китәргә ашыга. Аларны бит анда гәрәбәдәй бөртек тулы бункерлар белән комбайннар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев