Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак җирлегендә халык җыены үткәрелде

3 сентябрьдә Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены үткәрелде. Анда район башлыгы Александр Никошин, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

 

Агымдагы елда җирлектә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә ниләр эшләнгәне хакында Базарлы Матак авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов сөйләп үтте. Аның чыгышыннан хәзерге вакытта җирлектә 2147 хуҗалык теркәлеп, аларда 6835 кеше яшәгәнлеге билгеле булды. Базарлыматаклылар арасында 3190 кеше хезмәт яшендә, мәктәпләрдә 836 бала укый, мәктәпкәчә яшьтәге 584 сабыебыз бар.

Фаяз Фәттахов авыл җирлегендә нинди төзекләндерү эшләре башкарылуы хакында сөйләде. Территорияне чиста тоту юнәлешендә эшләнгәннәргә дә анализ бирде ул. Башкарма комитеты җитәкчесе район үзәгендә һәм Биктимердә яшәүчеләрне алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Сайлаулар хакында тәфсилләбрәк район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сөйләп үтте. Ә район башкарма комитете белгече Лариса Давыдова район икътисады үсешенә анализ ясады.

Җыенда төрле оешмалар, учреждениеләр вәкилләре дә чыгыш ясап, үз юнәлешләре буенча хисап тоттылар, яңалыклар турында сөйләделәр.

Соңыннан җыенда катнашучылар район башлыгы Александр Никошинның чыгышын тыңладылар. Ул агымдагы елда ике авылда ниләр эшләнүе хакында кыскача гына сөйләп үтте һәм киләсе елга планнар турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, кайбер мөһим социаль объектларны яхшылап төзекләндерү көтелә. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбе, хәрби комиссариат урнашкан биналарны төзекләндерү мәсьәләсе икътисадый яктан хәл ителгән. Шулай ук балалар иҗаты йортында, үзәк хастаханәнең хирургия бүлегендә, “Колос” кинотеатрында ремонт эшләре башланыр дип көтелә.

–Кешеләрнең, бигрәк тә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында алга таба ел саен ким дигәндә унар җәяүлеләр сукмаклары булдырачакбыз. Төрле урамнардан башланып, алар барысы да төзелеп килүче Спорт паркына илтәчәк. Анысы исә күп функцияле, спорт белән шөгыльләнү өчен төрле мөмкинлекле булачак,–диде ул аерым алганда.

Җитәкче шулай ук район үзәгендә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, үзара йөкләнгән салым бурычлары хакында борчылып сөйләде.

–Нәтиҗәдә үзебез өчен һич тә артык булмаган 3,5 миллион сумны югалттык. Ә бит бу акчага Базарлы Матакны матурайту, уңайлы итү өчен нихәтле эш эшләп булыр иде,–диде Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев