Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәб укучысы Әминә Исхакова V Бөтендөнья фестиваль-конкурста катнашып, призер булды

Апрель аенда Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлыгы булган балалар һәм укытучы-остазларның V Бөтендөнья фестивале-конкурсы финалистлары ярыша һәм җиңүчеләрнең Гала-концерты үтә.

Әлеге бәйгедә безнең район кызы – Базарлы Матак мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Әминә Исхакова да катнашып, призер була.
Башта “Мин булдырам! Иҗадилыкның чиге юк” бәйгесенең сайлап алу туры үтә. Моның өчен мәдәният институты комиссиясенә иҗади чыгышлар белән видео җибәрү сорала. Әлки районының “Кайгырту” балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү хезмәте белгечләре районнан биш сәләтле баланың чыгышларын юллый. Шулар арасында Әминә башкарган бию дә була. Кыз районда үткән күп чараларда, фестивальләрдә даими катнашып килә. “Кайгырту” учреждениесе хезмәткәрләре шуңа аны белә һәм биюләрне оста итеп башкарган кызга бәйгедә катнашырга тәкъдим итә дә. 

–    Кызым бию белән дүртенче елын шөгыльләнә. Кечкенәдән биергә яратуы, моңа теләге барлыгын күреп, беренче сыйныфта укыганда да ук аны Базарлы Матакның мәдәният йортындагы Любовь Борисова җитәкчелегендәге “Непоседы” түгәрәгенә биргән идем. Бәйгегә әерләүче дә безне ул. Ялгышмаганмын: төрле биюләрне яратып өйрәнә, иптәшләре белән бергә районда узган күп кенә чараларда теләп чыгыш ясый ул, – ди кызның әнисе Гүзәл Рафаэль кызы. 

Нәтиҗәдә, Әминә читтән торып узган бәйгедә районнан катнашкан башка малай-кызлардан югарырак бәя алып, финалга үтә. Биредә РФның 56 төбәгеннән 500 бала үзенең иҗади эшен юлласа, шуларның 170 сенә зур сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмая. 

Бәйге Казанда өч көн дәвамында төрле номинацияләр буенча үтә. Әминә Исхакова аның  “Хореография иҗаты” дип исемләнгәнендә катнашып, мишәр биюен башкара. Ачык сары төстәге бал итәкле татар милли киемнәре, башына калфак, аягына ап-ак читекләр киеп, сәхнәдә бөтерелә ул. Киемнәрне исә аңа районның Балалар иҗат йорты тәкъдим итә. 

Әлеге чара ел саен үткәрелә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да үзләрен күрсәтү, сынап карау, Татарстан башкаласы сәхнәсендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.  Ул әлеге балаларның үз-үзләренә булган ышанычларын арттыра, үзбәяләрен күтәрә.
Бәйгенең финал өлешенә үткән балаларга кызыклы, файдалы зур бүләкләр ясала. Алар өч көн дәвамында Казанның төрле күңел ачу урыннарында бушлай була ала. 

–    Без бу бәйгедә катнашудан зур тәэсирләр алып кайттык. Беренчедән, Казан дәүләт мәдәният институтында оештырылган әлеге чара танталы төстә үтүе, матур чыгышларга бай булуы белән үзе кызыклы иде. Аннары безгә ял итү мөмкинлеге тудырылды. Казан Кремленә дә кереп, автобуста шәһәр буенча экскурсиядә катнаштык, милли музейда, “Ривьера” аквапаркында, зоопаркта булдык, циркта “Печән базарында” дип исемләнгән тамашаны карадык. Шуңа да, балаларда онытылмаслык хатирәләр бүләк иткәннәре өчен, бу бәйгене оештыруда катнашы булган һәркемгә дә рәхмәт әйтәсе килә, – ди Гүзәл Исхакова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев