Базарлы Матак мәктәбендә 20 елдан соң чыгарылыш сыйныф укучылары очрашты
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбендә 20 елдан соң чыгарылыш сыйныф укучылары очрашты

Базарлы Матак мәктәбендә чыгарылышның 20 еллыгына багышланган җылы һәм күңелле очрашу кичәсе узды.

Мәктәпне тәмамлаучылар кабат сыйныфташлары һәм укытучылары белән очраштылар, мәктәп елларын искә төшерделәр һәм якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Сыйныф җитәкчеләре Балакирева Татьяна Васильевна һәм Красильникова Вера Васильевна чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызыклы программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Мәктәп очрашулары һәрвакыт матур һәм якты традиция булып калсын!


Нет комментариев