Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Нәфисә Хөснетдинова: Әллә ни актив пионер да, комсомол да булмадым мин, оялчан, тыйнак кыз бала идем. ФОТО

   Хәтерлим әле: җиденче сыйныфта укыйбыз, күбебез 14 яшен тутырды, һәм, класс җитәкчебез, пионервожатый ярдәме белән комсомолга керергә әзерләнә башладык. 

 
Д ә р е с л ә р тәмамлангач та өйгә ашыкмыйбыз, җыелып Бөтенсоюз Ленин ком¬мунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ) уставын ятлыйбыз, тарихын өйрәнәбез, комсомолны иле¬без бүләкләгән алты орденның һәрберсе ни өчен бирелгәнлеген истә калдырырга ты¬рышабыз… Башкача ярамый, әзерләнеп беткәч, комсомолның район комитетына барасы, кырыс лидер¬ларыбыз каршында ВЛКСМ га керергә лаек икәнлегебезне исбат итәргә тиешбез бит. 
– Без дә нәкъ шу¬лай җитди әзерләндек. Ләкин Матакка барма¬дык, район комсомол комитеты әгъзалары үзләре безнең Чуаш Кичүе мәктәбенә килделәр. Берәм- берәм алар каршы¬на басып, сораула¬рына җавап бирдек. Бик дулкынландык. Ул вакытта үземнең дә комсомолның район комитетында эшләячәгем исемә- төшемә дә кермәде, билгеле, – бу Базар¬лы Матак мәктәбе укытучысы Нәфисә Хөснетдинова сүзләре. 
Я ш ь л е г е ¬без истәлеге – комсомолның 100 еллык “юбилее” уңаеннан Совет чоры илнең егет-кызларын тәрбияләүдә гаять әһәмиятле роль уй¬наган коммунистик яшьләр союзы турын¬да әңгәмә кордык аның белән. 
Нәфисә Хөс- нетдинова (ул вакытта әле Шәкүрова) мил¬лионлаган совет бала¬лары кебек (СССР да 20 миллион укучы бар дигән сан истә калган) башта октябрят була, аннары бик дулкын¬ланып, беләгенә ефәк кызыл галстук элеп, тантаналы линейкада “Мин, пионер оеш¬масына кереп…” дип ант итә, кулын өскә күтәреп, партия һәм Ленин эшенә һәрвакыт әзер икәнлегенә ышан¬дыра. 
Әллә ни актив пи¬онер да, комсомол да булмадым мин, оялчан, тыйнак кыз бала идем. Әмма бик тырышып укыдым, кушкан¬ны җиренә җиткереп башкара идем. Ком¬сомол мине тәртипкә, җаваплылыкка, на¬муслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, дуслык, иптәшлеккә өйрәтте. Комсомолка булуым белән горурлана идем, – дип сөйләде ул. 
Совет яшьләрен дөньяның иң яхшы иле СССРны яратыр¬га, ил мәнфәгатьләрен ү з е ң н е к е н н ә н өстен куярга өйрәтеп үстерәләр, тәрбиялиләр. Казан дәүләт педагогика институтында мате¬матика һәм физика укытучысы белгеч¬леге алып, яшь кыз районга кайта һәм Лесозавод мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ур¬ман эчендә урнаш¬кан бу авылга барып җитүләре газап була ул елларда – Чирмешән, Батаган, һәр агач- куагы артында сер яшерелгән куе ур¬ман… “Әле дә ничек курыкмыйча йөрелгән дә, яман хәлләргә юлыгылмаган!” дип исе китә аның бүген. Юлсызлык теңкәсенә тия бугай яшь укытучының, тиешле ике елны эшләгәч, мәктәптән китәргә ка¬рар кыла Нәфисә. Рай¬он мәгариф бүлегенә килгән яшь белгечне партия комитетының оештыру бүлеге мөдире Дамир Cа¬битов күреп ала һәм комсомол комитетына икенче секретарь бу¬лып килергә чакыра. 
– Р а й к о м н ы ң өченче секретаре бу¬лып Әүхәт Кәшаф улы Садриев эшли иде. Ул минем белән әйбәтләп сөйләште, үгетләде. Ан¬нары “беренче”нең үзе – Нәҗиб Бакиров белән әңгәмә булды. Эшли башладым. Сәяси агар¬ту кабинеты мөдире Борис Акулов, алда әйтелгән кешеләр мине әтиләрчә кайгыртып, эшкә өйрәттеләр. Ком¬сомол комитетының ярымҗимерек “УАЗ” машинасы бар иде. Шуңа утырып чыгып китәбез район буй¬лап, хуҗалыкларга барабыз, җыелышлар үткәрәбез, социали¬стик ярышлар оеш¬тырабыз. Бик җитди, күпкырлы эшләр алып бардык. Чын комсо¬моллар идек, бире¬леп, янып, эшебезнең м ө һ и м л е г е н ә , кирәклегенә, шулай булырга тиешлегенә бөтен булмышыбыз белән ышанып эшләдек без,–ди Нәфисә ханым, ул елларны хәтерендә яңартып. 
1980 нче еллар була бу. Илдә бөек төзелешләр – БАМ, КамАЗ, районда үзебезнекеләр – тер¬лекчелек биналары, мәктәп, клублар… Аларның күбесе удар комсомол төзелешләре дип игълан ителә. Шу¬лай район мәдәният йорты сафка бастыры¬ла. Бер яктан яшьләрне авылда калдырырга (“беркетергә” диелә иде), икенчедән, Ка¬мАЗ төзелешенә оза¬тырга… Шуның өстенә СССР Әфганстанда су¬гыш хәрәкәтләре алып бара. Әлки районын¬нан комсомол егетләр дә катнаша анда. Һәлак та булалар… 
– Йолдыз егете Вла¬димир Буруновның гәүдәсен алып кайтып җирләделәр. Күкрәк кесәсендә комсомол билеты булган икән, аны пуля тишеп үткән. Канга баткан билет¬ны Владимир укыган Чуаш Кичүе мәктәбенә тапшырдык. Уку¬чыларга патриотик тәрбия бирүдә гаять зур игътибар иде бит ул чорда. Йөзәр ба¬ланы әзерләп комсо¬молга ала идек. Бик нык әзерләнеп бюро утырышлары, рай¬он конференцияләре уздырабыз. Кайда авырлык, кайда зур эшләр, комсомол шун¬да булды,–дип дәвам итте хикәясен Нәфисә Заһит кызы. 
Тырыш, үз эшенә бирелгән кыз¬ны Мәскәүдә укы¬тып кайтарып, комсомолның берен¬че секретаре итеп ку¬ялар. Җаваплылык арта. Нәфисә киңәше, гамәлләре белән үзенә зур ярдәм күрсәткән Дания апа Сәхиеваны (ул вакытта партия райкомы инструкто¬ры) рәхмәт белән искә ала. Район комитетын¬да ул чорда эшләгән Рәйсә Хәбибуллина, Рузалия Вәлиуллина да күп нәрсәгә өйрәтәләр Нәфисәне. Комсомол мәктәбе аны үстерә, чыныктыра. 
– Безгә шушы чорда яшәү, эшләү бәхете насыйп булды. Без үзебезнең якты киләчәк төзүебезгә, яхшы эш эшләвебезгә ышана идек. Гомерем буе балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгән педагог буларак, шуны ышанып әйтә алам: бүгенге мәктәпкә пи¬онер, комсомол ке¬бек көчле тәрбия инструменты бик җитми. Төрле балалар хәрәкәтләренең ниге¬зе нык түгел. Ә комсо¬мол идеяләре тәэсирле нык нигез иде бит,–бу сүзләрне Нәфисә ха¬ным яшьлегенә берен¬че күзлектән карап бәя биргәндәй әйтте. 
…Бөтенсоюз комсо¬мол оешмасының 100 еллык тарихы ил тари¬хыннан аерылгысыз. Гражданнар сугышын¬да, коллективлашу чорында яңа тормыш идеалларын яклап көрәшкән, Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәткән, чирәм җирләрне үзләштергән, бөек төзелешләрдә эшләгән комсомол яшьләрнең Совет иле казанышла¬рында өлеше баркай¬чан бәясен югалтмая¬чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев