Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак Үзәк паркында Республика көнен билгеләп үттеләр

Паркта бәйрәм кич белән тагын да күңеллерәк программа буенча дәвам итте. Кичке җиделәр тирәсендә Үзәк паркка халык җыела башлады. 

Бу вакытка анда инде сәүдә палаткалары куелган, килүчеләргә шашлык, төрле тәм-том, балалар уенчыклары сата башлаган иделәр. Үзенең әкияти түбәләре белән балаларны ерактан һава тутырылган батут чакырып торды. Дизайнерлар тарафыннан уйлап чыгарылып гамәлгә ашырылган “кызыл тауда”гы урыннарга район үзәгендә яшәүчеләр, авыллардан килүчеләр, шәһәрдән кайткан кунаклар утырышты. Алар төрле төстәге шарлар белән бизәлгән бәйрәм сәхнәсенә текәлделәр. Күпьеллык матур гадәт буенча бәйрәм кичәсе “Мин яратам сине Татарстан!” җыры белән  башланып китте. Соңрак  аның белән тәмамланды да. Рифат Садыйковны шушы җырны үзенең бәрхеттәй тавышы белән башкарган өчен тамашачылар алкышларга күмделәр. 
Сәхнәдән әлкилеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов тәбрикләде. Ул татар һәм рус телләрендә чыгыш ясап, бәйрәмдә катнашучыларга иминлек һәм тынычлык теләде, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып коронавирустан прививка ясатырга чакырырга да онытмады. 
Аннары ул сәнәгать алдынгыларына район башкарма комитетының  Мактау грамоталарын тапшырды, иң яхшы спортчыларны, футбол командаларын истәлекле кубоклар белән бүләкләде. 
Кичке бәйрәмне үзешчәннәребез дәвам итте.  Аннары сәхнәгә Казаннан килгән музыкаль төркем күтәрелде. Артистларның чыгышы тантананың бизәге булды. Татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар, “тере” музыка яңгырады. Күңелле заманча композицияләргә беркем дә битараф калмады – бию мәйданчыгы бик тиз тулды. 
Бәйрәм кичәсен Рифат Садыйковка кушылып җырлаган халык төрле төстәге салютка сөенеп тәмамлады. 

 

Элвир һәм Раинә Сәлаховлар, район оешмалары белгечләре:
–Республика көнен гомеребезгә истә калдырырбыз мөгаен. Нәкъ менә бүген беренче сыйныфка баручы кызыбыз Мәликәгә мәктәп букчасы бүләк иттеләр. Шушы бәхетле мизгелләрне бик көтте ул, дулкынланды.  Өйгә кайткач букча эчендәге әйберләрне тикшереп чыкты, аннары Белем көнендә кирәк булачак дәфтәр-карандаш ишеләрне әйбәтләп салып куйды. Шушы тантаналы көндә район балаларына зур бүләк ясаган якташларыбызга чын күңелдән рәхмәтле без. 
Ә кичке бәйрәм исә быел гадәттәгедән күңеллерәк, кызыклырак. Бәйрәмгә кавер-төркем чакырылу бик яхшы. Карагыз әле, заманча көйләргә бөтен кеше бии, мин карт, мин яшь дип тормый. Мондый дискотека беркемне дә битараф калдырмый шул.

 

Фәнис Зарипов, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте слесаре:
–Минемчә быел Республика көне районда тагын да яхшырак оештырылган, тагын да матуррак. Ашаган белми, тураган белә. Парк якты утлары белән балкый, аны шарлар бизи. Сәхнәдә үзешчәннәрне чын артистлар алыштыра, заманча һәм халык көйләре яңгырый. Балаларны сөендерү мөмкинлеге дә бар, төрле тәм-том сатыла бит. Күпме аттракцион эшләп тора! Минем уемча, районда яшәүчеләргә шундый масштаблы бәйрәмне әзерләгән, тантананы оештыруда катнашкан һәркемнең хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Район, Базарлы Матак авыл җирлеге җитәкчеләре адресына, мәдәният хезмәткәрләренә иң җылы сүзләрне юллыйм. Алар бит бәйрәм югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләгәннәр. Бүгенге бәйрәм кичәсендә барыбызга да иминлек, тыныч күк йөзе, муллык телим. Республикабыз алга таба да үссен, ныгысын. Туган көнең белән, Татарстан!

 

Надежда Прошагина, күп балалы ана:
–Олы улыбыз бүген Тольяттига укырга китте, ул электрик булырга әзерләнә. Ә мин Артем һәм Дашаны ияртеп кичке бәйрәмгә килдем. Барысы да бик шәп оештырылган, бигрәк тә балалар өчен. Нәниләрем татлы мамык белән сыйландылар, улым батутта сикерде, уен мәйданында малайлар белән уйнады. Республика көненә багышланган чараны нәкъ менә паркта үткәрелүе бик әйбәт, кечкенә балалы әниләр өчен гаять уңайлы бу.
Бөтен райондашларны уртак бәйрәмебез белән котлыйм. Туган ягыбызның үсүе, чәчәк атуы сөендерә мине. Бер генә мисал китерәм: зур булмаган Дзержинский урамыбызда быел берьюлы алты гаилә өй җиткереп ята. Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыру күрсәткече түгел мени бу?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев