Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның Крайнов урамындагы Толстовлар өе янындагы ямьле күренешләр елмаерга мәҗбүр итә.

Матурлык дөньяны коткарыр, дигән гыйбарә бар. Килешерсез, матурлык белән очрашу кайсыбызның да кәефен күтәрә, күңелгә шатлык өсти. Базарлы Матакның Крайнов урамындагы Толстовлар өе янындагы ямьле күренешләр дә күзне иркәли, елмаерга мәҗбүр итә.

Олы юл янәшәсендә булгач, узган-барган бик күпләр сокланадыр Александр һәм Лидия Толстовлар өе каршындагы гүзәллеккә. Алар капка төпләрендә бик матур чәчәкләр үстерәләр, ә янәшәдәге чокыр буенда кечкенә генә парк ясап куйганнар. Әлеге паркка төрледән-төрле әкият геройлары “күчеп килгән”.  

–Матурлык тудыру өчен күңел халәтеңне, йөрәк җылыңны биреп эшләргә кирәк. Шулай итсәң генә синең хезмәтең кешеләрне шатландырачак. Өй каршында гөлләр, чәчәкләр утырткач һәм кулдан эшләнгән сыннар урнаштыргач, без шуңа инандык. Күп җылы сүзләр ишеттек. Ә кайбер кешеләрнең биредә фотосурәткә төшәр өчен махсус туктауларын күрү бигрәк тә күңелгә рәхәтлек бирә, - дип куанып сөйләделәр Александр һәм Лидия.

Чыннан да, биредәге әкияти Куян, Керпе, Маймыл, Бозау, Чебурашка, өйнең хуҗалары кебек үк, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, озатып торалар. Алар җанлыдыр һәм менә-менә синең яныңа “танышырга” килерләр сыман тоела.

Толстовлар Базарлы Матакка әле узган елның ноябрендә генә кайтып урнашканнар. Алар икесе дә Әлки җирендә туып-үскәннәр. Гаилә коргач Самара өлкәсенә күчеп китеп, шунда яшәгәннәр. Ә туган як барыбер үзенә тарткан. Өстәвенә, ике кызлары да Әлки районына кияүгә чыкканнар. Һәм Александр белән Лидия үзләре дә туган төбәккә әйләнеп кайтырга карар кылганнар.

–Без бу өйне сатып алганда бөтен тирә-юньне Америка өрәңгесе баскан иде. Авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән язын әлеге әрсез тилгән өрәңгеләреннән арындык, - ди гаилә башлыгы.

–Бөтен җәнлек сыннары агачтан ясалган. Аңа материалны каян аласыз соң? - дип кызыксынам.

Киселгән Америка өрәңгеләреннән икән бит! Бу йортта бер әйбер дә кирәксез булып аунап ятмый, әрәм булмый. Алтын куллы хуҗалар аларга икенче сулыш өрә. Толстовлар төрле матур сыннар ясарга, шулай ук бакча эшләре белән шөгыльләнергә яраталар.

–Әлеге “хобби” безгә ялкауланырга һәм картаерга ирек бирми. Шуның тәэсирендә яңадан-яңа идеяләр белән янып яшибез. Әле каршыда ага торган елгачыкны чүп-чардан чистартып, кырыйларын ташлар белән бизисебез килә. Бакчада кое ясап куярга да уйлыйбыз,- дип киләчәк планнары белән бүлештеләр хуҗалар.

Капканың эчке ягында искитмәле хуш исле гөлбакча икән. Койма буйлап төрледән-төрле җиләк-җимеш агачлары – алмагачлар, ирга, чия куаклары утыртканнар. Шактый өлешне яшелчәләр алып тора. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә.

Халыкта “кулларыннан гөлләр тама”, - дигән әйтем бар. Бу гыйбарә Александр Константинович һәм Лидия Семеновнага бик тә туры килеп тора. Алар үз гамәлләре белән башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр. Мондый гүзәллек тагын да ишәйсен, яшәгән җиребез матур, чиста булсын!

 

Әлфинә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев