Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә фәнни-гамәли конференция үткәрелде
Татарстанның сөекле улы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп районда бик тә мөһим һәм мәгънәле чара – укучыларның Нәби Дәүли исемендәге фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Анда республиканың 16 районыннан, Яр Чаллы, Нурлат, Түбән Кама шәһәрләреннән 128 укучы катнашты. Үзләре килә алмаганнар эшләрен интернет аша җибәрделәр хәтта. Бусы инде әлеге конференциянең дәрәҗәсе республика күләмендә югары икәнне дәлилли.
Кысалар киңәя, юнәлешләр арта
Кунакларны Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы кабул итте. Чөнки алар – конференциянең “хуҗалары” бит: беренче тапкыр мондый чара 2014 елда нәкъ менә шушы уку йортында, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Лилия Сафина һәм район мәгариф идарәсе методисты Фәүзия Гыймадиева башлангычы һәм тырышлыгы белән оештырылган иде. Беренче конференциядә укучылар татар һәм рус телләре әдәбиятларына багышланган тикшеренү эшләре белән катнашкан иделәр. Шуннан соң узган 8 елда укучылар форумы район кысаларыннан “ташып” чыкты, темалар төрлеләнде, эшләр юнәлешләре күбәйде. Әйтик, быелгы конференциягә укучыларның 9 юнәлеш буенча эшләре кабул ителде, тыңланды.
–Бигрәк тә “Яшь тикшеренүчеләр”, “Туган якны өйрәнү” секцияләрендә чыгыш ясаучылар күп булды: беренчесенә утыздан артык эш тәкъдим ителгән иде!–диде ахырдан нәтиҗәләр ясалгач конференцияне оештыручыларның берсе – гимназия укытучысы Лилия Гавас кызы Сафина.
Җитәкчеләрдән теләкләр, гимназистлардан концерт
...Инде белем бәйрәменең үзенә кайтыйк. Җылы, якты апрель иртәсендә Базарлы Матак үзәгендә әллә ничә мәктәп автобусы җыелды, алардан бәйрәмгә киенгән җитди йөзле укучылар “коелды”. Конференцияне тантаналы ачу район мәдәният йортында булачак иде бит. Тантананы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучылары һәм укучыларыннан торган зур хор үзләренең гимннарын башкарып ачып җибәрде. Аннары кунакларны гимназия директоры Фәридә Яруллина сәламләде. Ул якташыбыз Нәби Дәүлинең кызлары белән элемтәдә торулары турында әйтеп үтте.
–Районыбыз җитәкчесе Александр Никошин, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәме белән гимназия каршында Нәби Дәүлигә һәйкәл куя алдык,–диде ул һәм конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде. Конференцияне ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм укучыларга, укытучыларга болай диде:
–Илебез Президенты һәм хөкүмәте тарафыннан алдынгы фән һәм югары технологияле сәнәгать өчен кадрлар әзерләүгә юнәлеш бирелгән шартларда мәктәп укучыларының фәнни-техник иҗатын, тикшеренү эшчәнлеген үстерүнең мөһимлеге арта. Теге я бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр балаларны бүгенге заман проблемалары хакында уйланырга, анализларга этәрә. Ә бит бүгенге белгечләргә, галимнәргә, инженер һәм менеджерга, бизнесменга нәкъ шундый сыйфатлар кирәк. Һәм андый белгечләргә безнең төбәк, илебез мохтаҗ.
Конференциядә катнашучыларны Әлки якташлык җәмгыяте исеменнән Флера Абдуллина сәламләде. Ул гимназиягә Нәби Дәүлинең укучылар белән очрашу барышында төшерелгән фоторәсемен бүләк итте, Россия кооператив институты каршында эшләп килгән татар мәдәни үзәгенә чакырды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Шатунова, С. Лисенков исемендәге музей хезмәткәре Гөлсинә Галиева да укучыларга уңыш теләделәр.
Аннары сәхнәгә гимназиянең берсеннән-берсе талантлы укучылары, аларның остазлары чыгып, Нәби Дәүли сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләрен тыңлаттылар. Кызлар һәм малайларның музыкаль сәләтләренә, матур итеп туган телдә сөйләүләренә сокланып утырдык.
Киләсе елга да
киләбез, дигәннәр
Шундый эчтәлекле һәм күркәм керештән соң укучылар конференциясенең җитди өлеше башланды – яшь тикшеренүчеләр, телләрне, әйләнә-тирәне, тарихны тирәнрәк өйрәнүчеләр 9 юнәлештәге секцияләргә таралып, үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Һәр эшнең темасы кызыклы иде, билгеле. Кызганыч, аларның барысын да атап үтү һич мөмкин түгел.
–Күпьеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: конференциядә тәкъдим ителгән эшләр елдан-ел җитдиерәк, тирәнрәк эчтәлекле, кызыклырак. Укучылар үзләрен борчыган темаларны күтәреп кенә калмыйча, аларны хәл итү юлларын күрсәтәләр, үз фикерләрен кыю белдерәләр. Алар төрле чыганаклардан мәгълүмат табып анализлыйлар, шул ук вакытта үзебез яшәгән төбәк, гаиләләре, нәсел тамырлары тарихы белән кызыксынып, шәҗәрәләр төзи беләләр. Кайбер чыгышлар тирәнлекләре белән шаккатырырлык булды. Шунысы сөендерде: шулкадәр күп укучылар арасында безнекеләр калышмады гына түгел, күп яктан өстен булуларын да күрсәттеләр,–диде конференциягә нәтиҗә ясап Лилия Гавас кызы Сафина.
Урын аз булса да берничә исемне атап үтик әле. “Татар теле һәм әдәбияты” юнәлешендә иң уңышлылар дип 6 эш танылган. Араларында Зилә Фәсахованың (гимназия, 6 сыйныф, җитәкчесе Венера Фәсахова) “Шәҗәрәләрдә гаилә тарихы”, Ләйлә Зыятдинованың (Иске Салман, 6 сыйныф, Гөлфия Насыйбуллина) “Батырлык үрнәге син, Гакыйл Сәгыйров”, Гөлназ Мәхмүтованың (Алпар, 8 сыйныф, Резелә Зәйнетдинова) “Гаяз Исхакыйның публицистик эшчәнлеге”, Әдилә Мөхәммәткәримова һәм Илсаф Хисамовның ( гимназия, 8 нче сыйныф, Лилия Сафина, Рәмзия Сәйфуллина) шамаиллар турындагы, Динә Гатауллинаның (гимназия, 8 сыйныф, Лилия Сафина) “Хәзерге татар драматургиясе” эшләре иң уңышлылар исемлегендә.
Рус теле секциясендә Анна Новикова (Алексеевск районы, Биләр мәктәбе), Алия Мөхәммәткәримова (гимназия), инглиз теле секциясендә Апас һәм Алексеевск районнары вәкилләре чыгышлары иң яхшылар дигән бәягә лаек булган.
Яшь математиклар Гөлназ Мәхмүтова (Алпар), Миләүшә Миннебаева, Ксения Тришина, Максим Яковлев (Базарлы Матак мәктәбе) эшләре макталган... Нәтиҗәләр буенча барлыгы 41 эш иң уңышлылар дип табылган (аларның тулы исемлеген газета сайтында урнаштырабыз).
Соңыннан, кунаклар үз районнарына һәм мәктәпләренә таралгач, бераз талчыккан, әмма бик тә канәгать хуҗалар гимназия йортындагы Нәби Дәүли һәйкәле янында истәлеккә фотога төштеләр. Шагыйрь исемен йөрткән тагын бер фәнни-гамәли конференция тарихка кереп калды.
–Кунакларыбыз да канәгать, безгә рәхмәт әйтеп, киләсе елга да килергә вәгъдә итеп киттеләр. Минем уйлавымча, без зур эш башкардык. Иң мөһиме – укучыларыбызда фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксыну уята алдык. Әйе, алар әле бу юнәлештә беренче генә адымнарын ясыйлар. Әмма бик мөһим адымнар дип уйлыйм. Бәлки кайберләре өчен фән юлының башы нәкъ менә безнең конференциядән башланып китәр,–дип нәтиҗә чыгарып куйды кунакчыл “хуҗабикә” – гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев