Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта 9 Май бәйрәме ничек узачак

9 Май – Бөек Җиңү көнен Базарлы Матакта һәм һәр авылда олылап билгеләп үтәчәкбез.

 Төп бәйрәм чаралары район үзәгендә уздырылачак. 
Базарлы Матакта “Үлемсез полк” сафларына басырга теләүчеләрне 9.15 сәгатьтә җирлек советы бинасы каршында көтәләр. 
9.45 сәгатьтә район җитәкчеләре, ветераннар, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре сафлары Мәңгелек ут каршындагы мәйданда үз урыннарын алгач, 10.00 сәгатьтә тантаналы митинг башлана. 
Үзәк паркта 10.45-11.00 сәгатьләрдә кыр кухнясы эшләячәк һәм  тантанада катнашучыларны кайнар ботка белән сыйлаячак. Шунда ук С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее экспозицияләрен карап булачак.
11.30 сәгатьтә концерт программасы башлана. Бәйрәм концерты шулай ук кичен, 19.00 сәгатьтә дә булачак. Ул аллы-гөлле салют белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев