Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Людмила Желтухинаның картиналары Республика бәйгесенең район этабында иң яхшысы дип табылды

Базарлы Матактан булган үзешчән рәссам Людмила Желтухинаның “Әлкилеләр – Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар” бәйгесенең район этабында иң яхшысы дип табылды.

 

Аның “Наратлык” дип исемләнгән картинасы Казанда республика турына җибәреләчәк. 
Людмила Желтухина Югары Матак авылының Севрекеевларның гадәти эшче гаиләсендә туа.

 Әтисе аның ат хуҗалыгында слесарь булып эшли, күп баланы дөньяга китерүче әнисе, нигездә, өйдәге хуҗалыкны карый. Севрикеевлар гаиләсендә сигез бала – дүрт малай һәм дүрт кыз үсә. Дмитрий Севрикеев – Бөек Ватан сугышында катнаша,  фронтка ул 17 яшендә китә. Калган малайлары да аларның армия хезмәтен үтә.
 

Людмила Желтухина төрле һөнәрләрне үзләштерә.  1983 елда Иске Матак мәктәбен тәмамлагач, ул Кукмара районының Лубянск урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Калейкин урман сәнәгате хуҗалыгының Чишмә урманчылыгы урманчысы ярдәмчесе сыйфатында башлый. 1988 елда районга кайта һәм 1990 елга кадәр СПТУ-95ның комсомол оешмасы сәркатибе була. 


–     Пионер, комсомол булмау – минем буын өчен биографиядәге зур тап ул.  Берәр егет яисә кызны ниндидер сәбәп белән комсомолга алмасалар, ул оят дип саналды. Комсомол берләшмәсе яшьләр белән җитәкчелек итте, тормышка юлны күрсәтте. Моның белән горурлана идек, – дип искә ала Людмила Дмитриевна. 
 

Комсомол таркалганнан соң, Людмила Желтухина җиде ел Саклык банкында кредит буенча инспектор булып эшли. Район СПТУ ында производство җитәкчесе дә була. Анда студентлар ашханәсендә тәртип салып кына калмый, курсантлар белән дәрестән тыш эшләрне дә алып бара. Ул хәзерләгән команда укучы яшьләр катнашындагы КВНда беренче урынны ала. Үзешчән рәссам Фаиз Шакиров, Рафаэль Гыйльметдинов, Алик Сөнгатуллин кебек көчле җитәкчеләр белән эшләвен дә зур бәхет, дип саный.


1998 елдан ул районның урман хуҗалыгында эшли. 2014 елда урман хуҗалыгы инженеры  белгечлеге буенча диплом ала. Урман хуҗалыгында эшләгән чоры аның 20 елдан арткан. 

–     Урманда ял итүчеләр андагы барлык яшеллекнең кечкенә генә орлыктан үстерелүе турында хәтта уйлап та карамый. Аның хәтта үсентесе дә орлыктан берничә ел питомникта үстерелә бит. Бу өлкәдә без ирем белән районыбыз өчен үзебездән зур өлеш керттек – юл кыйрыйларындагы агач полосалары булдыруда безнең тырышлык та кергән. Без булдырган үсентеләр районның бар почмакларында да үсә, – ди горурланып әңгәмәдәшем.


Бераздан ул инженер-сметчик һөнәрен дә үзләштерә. Бүген ул районның әйдәп баручы агрохимигы, “Әлмәт” агрохимиклар хезмәте станциясе карамагында эшли. 


–     Мин күп һөнәрдә үземне сынап карадым һәм моның бернинди дә начарлыгы юк. Киресенчә, кеше һәрвакыт яңа әйберне үзләштерергә омтылырга, үсәргә тиеш. Балачакта мин биолог, төгәлрәге, орнитолог булырга: кошлар тормышын өйрәнү, аларны күзәтү турында хыялландым. Хәзер мин тавышы һәм күләгәсе буенча да күп кошларны таныйм. Алар миндә күбрәк рәсемгә төшерү өчен кызыксындыру тудыралар, – ди Людмила. – Гомер буе укырга, яңа һөнәрләрне үзләштерергә була. Тормыш үзе дә – мәктәп ул.

 

Рәсем ясау белән мавыгу

Людмила рәсем сәнгатенә махсус укымый. 


–     Мин балачактан рәсем ясарга яраттым. Төсле карандашлар, альбом һәм буяу дәфтәре – минем өчен көтеп алынган бүләк иде. Картиналар ясау минем мавыгу гына. Ниндидер уңышка ирешермен, танылырмын, баеп китәрмен дип хыялланмыйм, – ди ул. –  Интернет челтәре булдырылгач, рәсем ясауны камилләштерү мөмкинлеге дә туды. Мастер-класслар карый, интернет-кибеттән буяулар һәм киндер тукыма ала башладым. Туганым Антип Григорьевич Стрелков картиналарын карап, үземә илһам алдым. Ул барыбызга да таныш авыл тормышын рәсемгә төшерергә ярата. Соңрак аның бер картинасының ирекле күчермәсен дә ясый.


2023 елда Людмила Желтухинаның беренче күргәзмәсе оештырыла һәм ул анда 30 дан артык эшен тәкъдим итә. 


–     Мин акварель, майлы, акрил буяулары, шулай ук акбур һәм карандашлар белән эшләргә яратам. Махсус буяулар белән иконалар ясарга да хыялланам, – дип сөйли Людмила. – Табигать зур илһам бирә. Аны һәркем ярата, рәсемнәргә дә сокланып карый. Кояшлы көн, җылы кич, таң ату, кояш баю, урманга төшкән кояш нурлары – күргәнебез булганга, рәсемнәрен дә күңел җылылыгы белән кабул итәбез. Табигать күренешләрен, авыл ландшафтларын бик яратам. Картиналарны мин эшемнән бушаган вакытта тудырам. Акчага да ясыйм. Оешма бүлмәләре стеналарын да бизәгәнем булды. 


–     Билгеле, Людмила Желтухинаның иҗаты бер тема белән генә чикләнми. Ул рәсемнәрне  күргәннәре, ишеткәннәре тәэсирендә ясый. 

Балалар һәм табигать белән уртак тел табылган

Табигать белән аралашу безне тынычландыра, тормышны яратырга өйрәтә. Людмила Желтухина – бик тә хәрәкәтчән, мавыгучан кеше. Ул хәтта бакчасында да бертуктамый хезмәт куярга әзер. Һәрвакыт нинди дә булса яңалык уйлап таба. Әкренләп ул бакчасында да агач үсентеләре, куаклар, экзотик үсемлекләр үстерә башлый. Башта моны үзе өчен эшли, хәзер башакаларга да тәкъдим итә.  


–     Бакчам булгач, мин табигать өчен үзем хәл итә алырмын: үсемлекләрне кайда телим, шунда үстерермен, дип уйладым. Чәчтем, утырттым, ялгадым, ашлама белән ашладым, кистем, җентекләп карадым, әмма үсемлекләрнең күбесе һәлак булды. Мин уйлана, күзәтә, күрше кишәрлектәге үсемлекләргә күз сала башладым. Махсус әдәбиятны укыдым, аннары кайбер үсемлекләрне күчереп утырттым. Аларның ничек үсеп китүләренә игътибар иттем һәм үзләренә ирек бирдем. Һәм шуннан соң эшләрем дә алга китте, – дип сөйли ул. 


Бүгенге көндә үзешчән рәссамның бакчасында 20дән артык төрле агач-куаклар һәм күпсанлы чәчәкләр үсә. 
Җирдә эшләү ул – хезмәт кую гына түгел, аңа осталык, сәләт кирәк. Людмила Желтухина сүзләренә караганда, ул эшләгәндә дә, моның нәтиҗәсен күреп тә, рәхәтлек ала. 


Людмиланың бакчасында яз умырзая, сцилла, крокус һәм лалә чәчкләреннән башлана һәм беренче кар яугач кына төгәлләнә. 
–     Бакчада алган илһамымны мин балалар һәм оныклар тәрбияләүгә дә кулланам, – ди Людмила Дмитриевна. 


Ире Виктор белән аерылышканнан соң, ул яңадан кияүгә чыкмый, балалары: улы Александр һәм кызы Елена дип яши, хәзер оныклары Анюта белән Катюшаны үстерешә. Бүгенге көндә алар районнан читтә яши, әмма дәү әниләренә еш кына кунакка кайталар. 
–     Бергә үткәргән мизгелләр бик кадерле, – ди ул, бу хакта сөйләгәндә. 


Бүгенге көндә Александр әнисе үрнәгендә агрономия өлкәсендә хезмәт итә, ул селекция һөм орлыкчылык буенча компаниянең төбәк җитәкчесе. Елена – алдынгы программаларны тәкъдим итү буенча әйдәп баручы белгеч. Әнисе кебек үк, ул да тукымага рәсемнәр төшерергә ярата. Ул энә белән җеп куллана: тапкырлап чигә. 


–     Кызым  зур сабырлык сораган әлеге кул эшеннән рәхәтлек ала. Чигешләренең күбесен туганнарына бүләк итә. Ә улым белән без агачның яңа төр сортлары белән алмашабыз, аларны үрчертү серләре белән уртаклашабыз, бер-беребезгә агачларны ничек дәваларга, корткычларны ничек юк итәргә кирәклеге турындагы киңәшләрне бирәбез, – ди Людмила. 


Күргәнегезчә, Людмила Желтухина – иҗади, кызыклы шәхес. Рәсем ясау – аның күпсанлы мавыгуларының берсе генә. Ул кул кушырып утыра белми. Бернәрсәдә генә  тукталу, бер юнәлештә генә үсү – аңа хас түгел. Әмма ул башлаган эшен ташламый, ахырына кадәр төшенергә, ул өлкәдә камилләшергә тырыша. Аның тормыш девизы: беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, ирешелгәндә тукталмаска, матурлык тудырырга омтылырга! Мөгаен, тормыш мәгънәсе үзе үк билгеле бер максатлар куеп, шуларга ирешергә тырышуны, шәхес  булырга омтылуны үз эченә аладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев