Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта урам юлларын җайлап бетерәсе бар

2019 елда район үзәгендә берничә объект куллануга тапшырылды. Болар – капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән гимназия, һөнәр училищесы, үзәк китапханә, архив бүлеге биналары, җәяүлеләр бульварына әйләндерелгән Ленин урамы.

–Базарлы Матак елдан-ел зураеп кына калмый, матурая, яшәү өчен дә уңайлырак була бара. Бу максатларга ирешү өчен төрле программалар мөмкинлекләреннән, шулай ук бюджет средстволары һәм үзара йөкләнгән түләүләрдән файдаланабыз. Узган елда, әйтик, берничә урында җәяүлеләр кичүе, үзәк хастаханә янында инвалидлар транспортын кую өчен мәйданчык булдырылды. “Ак Барс” банк янындагы күл чистартылып, ярлары ныгытылды, үлән чәчелде. Хәзер фонтанлы бу күл ял итү өчен бик матур урынга әйләнде. Халыкка сәүдә, чәчтараш, җәмәгать туклануы, машина юу, кием тегү кебек хезмәтләрне 103 шәхси предприятие күрсәтә. Яңа кибетләр ачылып тора. Авылыбызга эре сәүдә йорты килү арзан бәяле товар сатып алу мөмкинлеге тудырды,–дип узган елда эшләнгәннәр хакында хисап тотты Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин җирлек советының киңәйтелгән утырышында.

Әйе, район үзәге төзекләнә, күркәмләнә бара. Биредә ел саен яңа өйләр төзелеп тора: 81 күпбалалы гаилә өйле булу өчен җир участогы сорап мөрәҗәгать иткән, 58 гаилә социаль ипотека рәсмиләштергән, ә 7 кеше дәүләт ярдәме – субсидия алып  йорт төзүгә керешкән.

Урамнарны карап-чистартып торуга үзара йөкләнгән түләүләрне тоталар. Эш күләме гаять зур, чөнки җирлектәге 67 урамны рәхәтләнеп йөрерлек хәлдә тотарга кирәк бит. Шунысы яхшы, моның өчен 9 берәмлек техника бар. Урамнарны чктырту чыгымнары да шул акчалардан каплана. 2020 елда яңа урамнарга тагын 38 лампа куярга кирәк булачак.

Юллар турында сүз чыккач, җыенда катнашучылар Рәшит Мусинга сорау да бирделәр.

–Үзәк Усадьбага юл ничек начар булды, әле дә шулай. Анда яшәүчеләрнең өйләренә кайтып җитү өчен ничек азаплануларын белсәгез иде. Шуның өстенә җәен дә, кышын да эчәр суга тилмерәләр, диде бик борчылып бер ханым.

–Юлгы төзәтү хакында уйлашырбыз. Суга килгәндә, мәсьәләне хәл итү чараларын күрербез. Сөт заводы артында инде скважина да казыткан идек, суы начар булды. Трасса яңа, әлегә аны элеккеге ХДСУ башнясына тоташтырдык. Мәсьәлә контрольдә,–дип җавап бирде башкарма комитет җитәкчесе.

–Безнең Көнчыгыш урамында яшәүчеләр олы юлны аркылы чыкканда да, мәктәпкә, эшкә барганда да тормышларын куркыныч астына куялар. Трассадан зур-зур машиналар очып кына тора. Дүрт урамга бер тротуармы, аерым юлмы ясыйсы иде бит,–дип халык үтенечен җиткерде Сәлих ага Насыйбуллин.

Аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов болай җавап бирде.

–Бу эшне ниһаять федераль программага кертүгә ирештек. Быел сезнең якка тротуар ясалыр дип көтәбез.

Җирлек зур, биредә күп кеше яшәсә дә, сорау-мөрәҗәгатьләр шуның белән бетеп тә китте. Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе чыгышын башка хезмәтләр вәкилләре тулыландырды. Әйтик, нәниләрне ничек тәрбияләүләре хакында “Каенкай” бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова, авыл хуҗалыгы уңышлары турында Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе урынбасары Айдар Шәйдуллин сөйләп үттеләр. Полиция уполномоченные Виктор Горячев узган елда җирлектә 29 җинаять кылынуын хәбәр итте. Аларның алтысы – урлау, берсе талау, өчесе мошенниклык, икесе  наркотикларны законсыз саклау белән бәйле. “Үтерәм!” дип янауның ике очрагы теркәлгән, ике кеше руль артына исерек килеш утырып тотылган… Шунысы әйбәт, аеруча авыр җинаятьләр кылу очраклары булмаган.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, узган елда 3430 кеше диспансер тикшерүе узган.

–Без әлкилеләр арасында сораштыру үткәрдек. 22 кеше эштән китә алмау сәбәпле тикшерү уза алмауларына зарландылар. Тикшеренүчеләр арасында 70 кешедә беренче тапкыр онкологик чир ачыкланды. Быел флюорография тикшеренүләренә аеруча игътибар бирәчәкбез, чөнки туберкулез буенча безнең район күрсәткечләре уртача республиканыкыннан югарырак. Планыбызда хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге бинасын ремонтлау да бар,–диде ул.

Мәшгульлек үзәге директоры Алексей Шувалов үзе җитәкләгән оешманың алга таба Россиянең кадрлар агентлыгы буларак эшләячәген әйтте. Ягъни алар ярдәмендә эшне илнең төрле почмакларыннан эзләргә мөмкин булачак. Моның өстенә мәшгульлек үзәге хәзер эш урыннары булган кешеләргә дә карьера үсешендә ярдәм күрсәтә икән.

–Өстәмә һөнәр, белем алырга теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар,–диде Александр Шувалов.

Җыен ахырында күпләп сөт тапшыручы, өй тирәсен тәртиптә тотучы, җирлек эшләрендә актив катнашучы берничә гаиләне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев