Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Рузинә Габидуллинаның шигыре

Илһамга дан

Илһамга дан

Күренми күрше-күлән,
Карыйм тәрәзәдән.
Нидер сизә күңелем,
Әллә нинди көн бүген.

Шомлы хәбәр ишетәм
Кичен, радио ачсам.
Бакыйлыкка күчкән ди,
Мәшһүр җырчыбыз  Илһам.

Уналтынчы гыйнварда
Котырды ла буран.
Җанын биргән Илһам
Нык каты авырудан.

Бик көткәндер багалмасын,
Каршы алсын баласын.
Туганнар очрашмаса да,
Бала тапсын анасын.

Ярты бәхет белән генә
Ул яшәде дөньяда.
Аның җырлары белән
Моңландык барыбыз да.

Илһам моңына хуш килде
Шигырьләре Тукайның.
“Әллүки”е, “Туган тел”е –
Тел ачкычы татарның.

Илһамның илһам чишмәсе
Бигрәкләр дә мул булды.
Халыкка шушы чишмәдән
Моң акты гомер буе.

Үзенең бөек Илһамын
Һич онытмас Татарстан.
Һәрвакытта да татарлар
Җырлар Илһамга дан.

Татарстанга зур бүләкне
Бүләк авылы бирде.
Биләде күңелебезне
Аның затлы егете.

Булмаса да тигез тормышы,
Булды моңлы тавышы.
Җырын бәхеткә юрады
Моңлы Сарман сандугачы.

Юкны бар, барны юк итә,
Ходай зур көчкә ия.
Бөек шәхесләребезне
Туфракка әйләндерә.

Үзе китте, моңы калды
Бәгырьләргә сеңеп.
Исеме аның мәңгелек
Калды тарихка кереп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев