Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы агрокөллияттә өч төрле һөнәр алырга була

Алексеевск авыл хуҗалыгы көллиятенең район үзәгендә урнашкан Әлки филиалы 29 февральдә һәм 1 мартта Ачык ишекләр көне үткәрде.

Ул ел саен уздырыла һәм быел да искәрмә булмады. 

Чараның төп кунаклары – район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары иде. Нәкъ менә хәзер алар сайлау алдында. Кая барырга, укуны кайда дәвам итәргә – сорауга ялгышмаслык җавапны табарга кирәк. Ә монда яшьлегеңдә үзләштергән һөнәрнең гомерлек булачагын онытмау зарур. Менә шундый очрашулар дөрес юлны сайлау, уйлану, кирәк икән, инде кабул ителгән карарны үзгәртү мөмкинлеген бирә. Шунысы яхшы: һөнәрне үз районыбызда үзләштерергә була. Биредә өч төрле белгечлек: тракторчы- авыл хуҗалыгы машиначысы, пешекче-кондитер һөнәрләренә, ветеринария белгечлегенә өйрәтәләр. 

Үз җирлегебздә белем алуның өстенлекләре, белем йорты биргән мөмкинлекләр турында укучылар алдында һөнәр йорты җитәкчесе Эльвира Нуруллина сөйләде. 

–    Бүгенге көндә бездә 148 студент белем ала. Аларның нинди уңайлы шартларда, төзекләндерелгән якты, матур сыйныфларда укуларын үз күзләрегез белән күрәсез, – дип сүзен башлады ул. – 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, безнең уку йортын, мәсәлән, авыл хуҗалыгы машиначысы һәнәрен сайлаган очракта, уку 1 ел да 10 гына дәвам итәчәк. Шул ук вакытта “В” категроияле йөртүчегә укырга һәм кыска вакытлы курсларда эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштерергә мөмкин. Сыйныфташларыгыз 10-11 сыйныфларда белем алганда, сез һөнәрле булачаксыз. Ә теләк булган очракта, алар белән бергә югары уку йортына укырга керергә мөмкин. Шул ук вакытта БДИ тапшыру соралмаячак. 

Пешекче һөнәренә биредә – 2 ел да 10 ай, ә ветеринар белгечлегенә 3 ел да 10 ай дәвамында укыталар. “В”категорияле йөртүчегә исә биредә студентларга ташламалы бәядән – 18,5 мең сумга, ә эретеп ябыштыру эшенә 14 мең сумга уку мөмкинлеге бирелә. Мөдир башка һөнәрләргә белем алуның бушлай булуын да ассызыклады. Шул ук вакытта белем алучыларга көнгә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тукландыру каралган. “4”, “5” ле билгеләренә укучыларга стипендия түләнәчәк. Филиалның төзекләндерелгән, яшәү өчен уңайлы тулай торагы да бар. Шуны  әйтергә кирәк: соңгы елларда район үзәгендәге әлеге белем йортында Димитровград, Спас, Аксубай районнарыннан килеп укучылар саны да арта икән. 

–    Бүгенге көндә тулай торактагы 20 урын да тулы. Озак уйлаган очракта, үз районыбыз студентларына урын калмаска да мөмкин. Шуңа да дөрес карарны вакытында кабул итүегез бик мөһим, – дип ассызыклады Эльвира Галиевна.

Җитәкченең ялгышмаска өндәвенең тагын бер нигезе бар икән: 9 нчы сыйныфны тәмамлап, чит төбәкләрдәге һөнәр көллиятләрен сайлаган укучыларның сентябрь-ноябрь айларында кире әйләнеп кайтып, үз районыбыз филиалында укырга теләк бедергән очраклар күп була икән. Әмма бу вакытларда инде урыннар калмый. Өстәвенә, быел укырга кабул ителәчәк студентлар исәбе дә беразга кимегән: элек 60 урын булса, хәзер 55кә калган. 

Укучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова да чыгыш ясадылар.  Алар да укучыларга ел ахрында көтелгән сынауларны уңышлы тапшыруларын, ә аннары күңелләренә хук килгән, гомер буе яратып эшләрлек һөнәрне сайлауларын теләделәр. 
Аннары укучыларны төркемнәргә бүленеп, аерым сыйныфларга алып керделәр һәм тракторчы-машиначы, пешекче-кондитер, ветеринария белегечлекләре белән якыннанрак таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев