Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактан Фоат һәм Наилә Әхмәтовларның бергә гомер итүләренә – 60 ел

Бриллиант туе ул – өйләнешеп, 60 ел бергә гомер итү. Бриллиант ул – ташлар арасында иң бәһалесе һәм кыйммәтлесе.

Ир белән хатынның бергә уздырган 60 еллык гомере кебек, ул – сирәк очрый торган күренеш. 
Фоат һәм Наилә Әхмәтовларның бергә гомер итүләренә – 60 ел. 
3 ноябрьдә алар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. 1963 елдан бергә алар. Икесе дә Камка авылыннан булган бу ике яшь йөрәкнең бер-берсенә карата булган хисләре исә моннан күп еллар элек – ерактагы 1961 елда бөреләнгән. 
Наилә апа күп балалы гаиләдә туган. Ул Фатыйх һәм Сәрвәрия Гатауллиннарның җиденче баласы. Аңардан соң дөньяга әле тагын бер бала туа. 


Мәктәпне тәмамлагач, ул Бөгелмә шәһәренең сәүдә училищесында һөнәр алып, 43 елдан артык сәүдә өлкәсендә эшли. 
Фоат абый эне һәм сеңелләре белән үсә. Ул – Әхмәт һәм Рәбига Әхмәтовлар гаиләсендә туган биш бала арасында иң зурысы була. 
Фоат балачактан ук йөртүче булырга хыяллана. Нәтиҗәдә, ул 50 ел дәвамында рульдә йөри. Ул автомобильне оста йөртүче генә түгел, ә аның һәр тимеренең кайда ни өчен урнашуын яхшы  белүче үз эшенең чын остасына әйләнә. Ул  – механик та, автослесарь да. 
Бриллиант юбилейларын билгеләп үтүчеләр Базарлы Матакта яши. Фоат абыйга – 83, Наилә апага исә 82 яшь. Аларның гаилә тормышын башкаларга үрнәк итеп куймый һәм сокланмый мөмкин түгел. Аларның инде берничә буын нәсел дәвамчылары – балалары, оныклары, оныкчыклары үскән. 

Зур хисләр башлангычы

Зур мәхәббәт нәрсәдән башлана? Ни генә әйтсәң дә, мәхәббәт ул – көннәр үткән саен әкренләп дөньяны яхшы якка үзгәртүче үзенчәлекле көч. Һәм ниндидер бөек эшләр башкару соралмый да, яныңда нәкъ менә син очратырга теләгән кешең булуын аңлау өчен, гади генә гамәлләрнең синең өчен кылынуын күрү дә җитә. 


Яшьлекнең чәчәк аткан чорында Наилә авылдашына игътибар итә. Күз салмый мөмкин дә түгел, Фоат чибәр дә, эчкерсез дә, үзеннән көч-дәрт тә ташып тора. Яшьләрнең бер-берсен ошатуы зур хис булып үсеш ала. “Без өч елга якын очраштык, ә аннары өйләнешергә булдык, – дип сөйли Наилә Фатыйховна. – Туй көнен кичәгедәй хәтерлим. Ноябрь – пычрак, салкын җил исә, җепшек кар ява, әмма без өшемибез, бер-беребезне ярату җылыткандыр”.  Табигатьнең көйсезләнүе туй тантанасына һич тә йогынты ясамый. Гомергә истә калырлык бәхетле көндә киленне Әхмәтовлар гаиләсенә йөк машинасында алып киләләр. 
Туй ул – яшьләргә бәхет теләкләре яудырылган гомер барышындагы мөһим вакыйга. Әлеге көн ярату, матурлык белән төренгән, өйләнешүчеләр тирәсендә иң якын кешеләр, дуслар, туганнар. Яшьләр туйны туган авыллары Камкада үткәрә. 

Тормыш мәгънәсе

Узган еллар дәвамында ирле-хатынлы Әхмәтовлар тормыш кыенлыкларын бергә үтәләр, бер-берсен аңларга өйрәнәләр. Бүгенге көндә аларның мөнәсәбәтләре бер-берсенә хөрмәт, кайгыртучанлык һәм бергә үткәргән еллар өчен рәхмәт хисе белән ныгыган. Кайчандыр өйләнешеп, тормыш сукмагыннан бергә атларга сүз биргән бу пар бар эштә дә бер-берсенә терәк булырга өйрәнгән. Менә шулай аңлашып яшәүләре сәбәпле, алар күп нәрсәгә ирешә дә алган. 

Юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең сүзләренә караганда, мәхәббәтне гомер буе саклау авыр түгел. Бергә бәхетле булу өчен, бер-берңне аңларга тырышырга һәм сабыр булырга кирәк. 

“Башкалардагы кебек үк, безнең тормышта да яхшысы да, яманы да булды. Гомер шулай гына узмый инде ул. Без икебез дә кызып китүчән, әмма юл куешырга өйрәндек. Тормышта иң мөһиме – бер-береңне ишетә һәм тыңлый белү, бәхетне уртаклашу, авыр вакытларда бергә булу”, – ди ир белән хатын. 

Бүгенге көндә алар өчен иң кыйммәтле тормыш бүләге ул – гаилә. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да хезмәт сөючән, тәртипле булып үскәннәр, тормышта үз юлларын тапканнар, әти-әниләренә карата да алар игътибарлы, үзләрен хөрмәт итәләр. 
Олысы Фаил – уңышлы эшмәкәр. Хатыны Ольга белән район үзәгендә яшиләр. Айрат һәм Айдар да абыйларыннан үрнәк алып, сәүдә белән эш итәләр. Айрат  хатыны Алия белән Лаеш районында төпләнгән. Айдар һәм Лилия уңышлы гына Мәскәүдә эшләп яши. Әхмәтовларның уллары ярдәмчелләр, гаилә эшләрендә катнашмый калмыйлар, булышырга кирәк икән, шундук җыелышалар. 
Бүгенге көндә бәхетле дәү әти белән дәү әнине, шатландырып, 4 онык һәм 5 оныкчык үсеп килә.

Юбилярларга хөрмәт

Бу көнне аларга карата бик күп котлаулар, җылы сүзләр әйтелде, теләкләр ирештерелде. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады. “Гаилә кору – җиңел, әмма саклавы авыр, – дип билгеләп үтте ул. – Сез намуслы хезмәт иттегез, имин яшәешкә үз өлешегезне керттегез, лаеклы балалар үстергәнсез һәм бүген оныкларыгызга, оныкчыкларыгызга шатланып яшисез. Сез бар авырлыкларны бергә үткәнсез һәм бәхетле картлыкка лаек”. 
Рәшит Әбрар улы Фоат абый һәм Наилә апага тагын озак еллар бергә яшәүләрен теләде. “Сезнең гаилә – яратышып, хөрмәт итешеп, аңлашып яшәү һәм тугрылык үрнәге. Сез районыбызда хөрмәтле һәм абруйлы гаилә, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк”, – дип өстәде ул. 
ЗАГСның район бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина да юбилярларга чын күңелдән хөрмәтен белдерде. Ул бәхетле бу парга тагын берничә тапкыр юбилей елларын билгеләп үтүне теләде. Аннары соңгы еллар гадәте буенча, әмма күп еллар элек булган язылышу тантанасын искә төшереп, Фоат абый һәм Наилә ападан Әлки районы гаилә парлары елъязмасының мактаулы китабына кулларын куюларын сорадылар. 


Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов та Әхмәтовларның, милли гореф-гадәтләрне саклаучы, хөрмәт итүче, дус, бердәм гаилә үрнәге булуын билгеләп үтте. 
Әхмәтовларны гаилә кыйммәтләрен һәм гадәтләрен саклаулары өчен рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. 

Гомергә бергә

Законлы никахтан соң 60 ел узу – ир белән хатынның тормыш юлын лаеклы рәвештә үтә алуларына дәлил. 
Бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче әлеге пар элеккечә бер-берсе өчен бик кадерле, якын булуларын, һәр нәрсәне киңәшләшеп эшләүләре турында сөйләде. Яшьлек елларындагы кебек шаян сүзләр сөйләп, күңелләрен дә күтәрә ала алар. “Шулкадәр еллар эчендә күп кыенлыклар да үттек. Искә алырлык вакыйгалар шактый җыелды. Әрләштек тә, дуслаштык та. Аерылышам дип, бер-беребезне куркыткан чаклар да булды. Ни  генә булмасын, күңелдәге ярату хисе сүрелмәде”, – ди гаилә башлыгы Фоат Әхмәтов. 
Озак елларга  сузылган гаилә тормышы ул – зур хезмәт нәтиҗәсе. Әмма чынлап яраткан эш тә канәгатьлек хисе бирә бит. Барысы да бик гади, бергә бәхетле яшәүнең аерым бер сере юк. Иң мөһиме – хөрмәт һәм сабырлык, юл бирешү һәм бер-береңнең кадерен белү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев