Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матактан Сергей Гнеденков махсус хәрби операция алып барылган урынга элемтәче буларак китә

Без сугыш турындагы нәфис фильмнарда караган, соңгы вакытта еш ишеткән куркыныч хәлләрне үз күзләрең белән күргәч, дөньяга караш тамырдан үзгәрә, башка кыйммәтләр кадерлегә әйләнә, икенче төшенчәләр алга чыга...

Күптән түгел махсус хәрби операция барган урыннан кайткан райондашыбыз – Базарлы Матакта яшәүче Сергей Гнеденков моны аермачык аңлаган.

Әлкилеләр үз ир-егетләре турында кайгырта

Фронтка Сергей Владиславович 2024 елның августында үз теләге белән –  килешү нигезендә китә. Кая барасын яхшы белеп, карарны аңлы рәвештә кабул итә. Чөнки махсус хәрби операция алып барылган урынга аның беренче тапкыр баруы булмый. Солдатларыбызга гуманитар йөк илтүдә катнаша ул һәм бер тапкыр гына да түгел.

–     Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Рөстәм Шәйхетдинов белән без – дуслар.  20 еллап аралашабыз инде. Элек тә Әфган, Чечен сугышы ветераннарына бәйле эшләрдә ярдәмемне күрсәтә идем. Бүгенге көндә сугышчыларыбызга кирәк-яракны илтергә дә аның белән биш тапкыр бардым, – диде ул, килешү төзүгә этәргән көннәрне искә алып. 


Гуманитар йөкне илтүдә безнең районның аеруча актив катнашуы турында да сөйләде ул. 

–    Февраль аенда шундый 30нчы ярдәм оештырыла. Анда илткән машиналар исәбе генә дә 50 дән артык. Бу – бик зур сан. Мин үзем хәрби хәрәкәтләр урынында булганда гына да, районыбыздан өч тапкыр кирәк-ярак китерелде. Отрядыбыздагы башка төбәкләрдән килгән иптәшләрем мондый кайгыртучанлыкка гаҗәпләнә дә иде. Рөстәм Солтан улы сугышчыларга ниләр кирәклеген дә белешә, ярдәм итәрлек кешеләрне дә таба белә. Сугышчылар арасында булгач, мин үзем дә ир-егетләребезнең нәрсәгә ихтыяҗ кичерүләрен аңладым. Гади әйберләрдән, бу, беренче чиратта, жгутлар. Һәр солдатка кул-аягы санынча, ягъни дүртәү кирәк алар. Чөнки медицина хезмәткәрләре әйтүенә караганда, 40 процентлап сугышчы кан югалтудан үлә. Аяк табаны өзелсә, кеше үлми әле, ә жгут салынмый икән, ярты сәгатьтән ул якты дөнья белән хушлаша инде. Шул ук вакытта хәзер халыктан ау мылтыкларын җыю бара. Алар солдатларга бик кирәк. Чөнки дроннарны атып төшерүдә ау мылтыкларының нәтиҗәлерәк булуы күренде, – диде сугышчы. 

Сугышчылар белән элемтә өзелмәскә тиеш

Сергей Гнеденков махсус хәрби операция алып барылган урынга элемтәче буларак китә. Танышы әлеге вазифадагы белгечләрдән махсус отряд төзелүен һәм аларның җитешмәвен әйтә. Өйрәтүгә караганда, бу һөнәрне белүчеләр табылуы күпкә отышлырак бит. Үз вакытында Казанның элемтә электротехникумын тәмамлаган һәм армия хезмәтен дә үтеп, анда да хәрби элемтә буенча күнекмәләр алган якташыбыз, озак уйламый, үз ярдәмен тәкъдим итә. Килешү төзеп, үз ихтыярлары белән килүчеләрдән төзелгән төркемгә кушыла. 

–     Хәзер әбиләр дә интернеттан башка яшәми. Ә техника турында әйтәсе дә юк. Хәрби бүлекчәләр белән идарә аңардан башка мөмкин түгел. Элемтә – шундый нәрсә: ул бар икән, аны берәү дә сизми, өзелсә, гадәттән тыш хәл килеп чыга. Шуңа да аның даими эшләвен булдыру – безнең бурыч итеп йөкләнде. Сугышчан әмер көннең теләсә кайсы вакытында бирелергә мөмкин. Берәр антеннага зыян килгән икән, син шундук аны төзәтергә китәсең, – диде ул, әлеге вазифа турында сөйләп.

Яшәү белән үлем арасы – бер мизгел

Әңгәмәдәшемнән: “МХОда булган нинди вагыйга күз алдыгыздан китми?” – дип тә кызыксындым 

–     Отрядыбыздагы янәшә караватта йоклаучы егетнең мизгел эчендә кулсыз калуы йөрәккә гомерлеккә уелды. Сугышчан биремнән машинада кайтуыбыз иде ул. Шул вакытта радиоэлектрон көрәш системасы тавыш бирде. Ул шулай дрон якынлашуы турында хәбәр итте. Бәхеткә, шартлаткыч кабинага түгел, ә машинаның алгы көпчәге янына килеп төште. Эссе көн, сугышчан иптәшем терсәген тәрәзәдән чыгарып барган. Шартлау тавышы яңгырады һәм без егетнең кулы чәрдәкләнгән булуын күрдек. Тиз арада аңа жгут салып, кан агуын туктаттык. Бәхеткә, блокпост янәшәдә иде, эвакуация командасы килеп җитте. Госпитальдә егетнең кулын кискәннәр. Аңа бары тик 23 яшь кенә бит, әле өйләнмәгән дә. Хәзер ул дәвалана, тернәкләнү уза һәм хәрби хәрәкәтләр барган урынга кабат кайтырга ниятли, – дип,  куркыныч мизгелләрне искә алды ул.

Сергей Гнеденков бүгенге көндә районда, имгәнүе сәбәпле, тернәкләнү уза. Ул февраль аенда үзенең янә гуманитар йөкне илтүдә катнашачагын әйтте. “Фронтка чакырып алсалар, билгеле, янә барачакмын, – диде ул. – Андагы коточкыч хәлләр бездә күзәтелмәсен өчен, ир-егетләр Ватанны сакларга тиеш. Башкача була алмый...”

 

“Бар җирдә дә хәрабәләр. Трамвай рельслары дугаланып ята. Җимерек машиналардан, янган хәрби техникадан бишәр метр биеклектә таучыклар хасил булган. Төн җиттеме, бар тирә-юньне күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылык биләп ала. Йөзәр чакрым барсаң да, бер ут яктысы шәүләнмәс... 
Якын-тирәдә бер генә исән йорт та юк, биналар ишелгән, янган... Яртылаш исән калган бүлмәгә кергәч, шкафта эленгән киемнәрне, сервантларда тузан эчендә калган савыт-сабаны күрәсең... Кайчандыр монда гаилә яшәгән, төзегән-корган, тормышын яхшыртырга тырышкан һәм ул, барысын да калдырып, чит якларга чыгып китәргә мәҗбүр булган... Хәзер аның туган җире гөл-чәчәккә күмелмәгән, ә авырту, кайгы белән уралган...”
“Сезне анда нәрсә тетрәндерде?” – дигән сорауга әнә шулай җавап бирде Сергей Гнеденков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев