Базарлы Матакта бассейн төзелә башлады
Нигез ташына тантаналы шартларда капсула салынган бассейн төзелеше башланды: "Фортекс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзүчеләре, Базарлы Матакка килеп, бассейн буласы мәйданга беренче субайларны кактылар. Бу атнада биредә булачак объект төзелешенең җир эшләренә керештеләр. Татарстан Президенты бассейнны киләсе елның 1 сентябренә өлгертергә кушты бит. Шуңа да төзелеш эшләре темпы югары булыр, мөгаен....
Нигез ташына тантаналы шартларда капсула салынган бассейн төзелеше башланды: "Фортекс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзүчеләре, Базарлы Матакка килеп, бассейн буласы мәйданга беренче субайларны кактылар.
Бу атнада биредә булачак объект төзелешенең җир эшләренә керештеләр. Татарстан Президенты бассейнны киләсе елның 1 сентябренә өлгертергә кушты бит. Шуңа да төзелеш эшләре темпы югары булыр, мөгаен.
Белешмә өчен: бассейнның су савыты 35 метрга 25 метрлы булачак, тирәнлеге 2 метр, аңа 1750 куб метр су сыячак. Бассейн төзүгә 100 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев