Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базары Матактагы "Яшь имәннәр" лагерьда сәламәтлекне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган

​​​​​​​Ямьле вакыт та соң җәй! Аеруча балалар өчен.

  Яңа белем үзләштерү кебек тирән, күп көч, тырышлык куюны сораучы авыр хезмәттән рәхәтләнеп ял итәсең, җылы кояш нурлары астында иркәләнеп, яңа көч туплыйсың. Ә уеннардан күңел күтәрелә, төрле маҗаралар булып торып, күп еллар үткәннән соң да  аларны сагынып искә аласың.

Урманлыкта урнашкан “Яшь имәннәр” балалар сәламәтләндерү лагерында эшнең кызган чоры. Биредә 8 июньнән 8-14 яшьлек беренче төркем 40 бала ял итә башлаган. Алар 28 июньгә кадәр сәламәтлеген ныгытачак. Балаларның күбесе Базарлы Матактан. Ял итүчеләр арасында 2 тәрбиягә алынган, күпбалалы гаиләдән булган 7 бала бар. 12 баланың исә бирегә инде беренче тапкыр гына килүе түгел!

Лагерь елдан-ел төзекләндерелә, балалар ялы, сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән тагын да яхшырак уңайлыклар, яңа мөмкинлекләр булдырыла. Җәй дәвамында биредә бер-бер артлы өч төркем балалар кабул ителәчәк, теләге булган һәркем ял итә алачак.

Коронавируска бәйле чикләүләр бетерелү сәбәпле, быел лагерьга кабул ителүче балалар саны чикләнмәгән. Шул ук вакытта ата-аналар көне дә була, балалар вакытлыча өйләренә дә җибәрелә. Медицина хезмәткәрләре һәр биш көн саен алмашына. Балалар сәламәтлегенә аеруча җитди карыйлар, даими тикшереп торалар. Бүгенге көндә авырып китүче балалар юк икән.

Лагерь директоры Валерий Балакирев балаларны кабул итәр алдыннан бүлмәләрнең яхшылап йогышсызландырылуын, җиңелчә төзекләндерү эшләре башкарылуын әйтеп китте. Ул бүлмәләрне җыештыру, савыт-саба юу, һаваны җилләтү, йогышсызландыручы сыеклык белән җайланмалар урнаштыруга аеруча җаваплы карауларын ассызыклады. Балаларга су эчерүне оштыруга зур игътибар бирелә: бүлмәләргә кулерлар һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба куелган. Лагерь шәхси сак предприятисе күзәтүе астында,  сигнал бирүче кирәкле төймәләр бар, тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү һәм бинаны яктырту оештырылган. Шуңа да әти-әниләр борчылмасын иде.

- Иң мөһиме, бездә ял итүче балалар урманлыкта сәламәтлеген ныгытсын, күңелләрендә якты хатирәләр генә калып, киләсе елда янә бирегә килергә теләк белдерсен иде, - ди җитәкче.

Чыннан да, лагерьда сәламәтлекне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган: махсус япма җәелгән спорт мәйданчыгы бар, таганнар, спорт күнекмәләре ясау җайланмалары куелган. Телисең икән, теннис, бадминтон, волейбол уйна – мәйданчыклары тиешенчә әзерләнгән.  Шулай да, минемчә, синең саф һавада була алуың һәм бар аралашуның дустанә мөнәсәбәткә корылуы аеруча мөһимдер. Лагерь хезмәткәрләре: педагог-оештыручы Елена Хвостова, әйдәманнар Фәридә Гыйниятова һәм Илвира Нурлыхакова, спорт  педагогы Кирилл Леонтьев нәкъ менә шундый мохитне булдырырга тырыша да.

- Без балалар лагерьдә үткәргән көннәрен бары тик күңелле хатирәләр белән генә искә алсын, ел буена җитәрлек итеп тәннәренә көч тупласын, дуслашырга өйрәнсен, шул ук вакытта үзләренең сәләтләрен, әйдәманлык сыйфатларын күрсәтә белсен дип тырышабыз, - ди Елена Владимировна.

 

Елена Хвостова лагерьда беренче елын гына эшләми икән инде. Барлык мәдәни-күңел ачу чараларын нәкъ менә ул оештыра.

   Укучыларга күңелсезләнергә вакыт юк: биредә спортка, дөньяны танып-белүгә, белемнәрне үстерүгә бәйле чаралар, уеннар көн дәвамында үткәрелә. Беренчедән, мавыгып, вакыт үткәнен дә сизми каласың, шул вакытта балаларның иҗадый мөмкинлекләре дә ачыла. Алар уен-концертларда, лагерьда үткән зур чараларда үзләре дә актив катнаша бит. 

Россия көне, Балаларны яклау көне, беренче төркем балалар белән эш башлану көне һәм башкалар уңаеннан нинди күңелле чаралар оештырылган бит. Үз остазлары белән балалар ниләр генә уйлап чыгармаган да, нинди генә осталыкларын күрсәтмәгән. Җыр һәм биюләрне сайлап алып өйрәнгәннәр, “Күңелле каникул!”, “Минем Россия!”, “Мин Россиядә яшим”  дип исемләнгән рәсем күргәзмәләре оештырганнар.  Кече Сабантуй, Нептун бәйрәме, Сәламәтлек көне һәм башкаларны да үткәрергә ниятлиләр. Лагерьда күңелле концертлардан тыш, дискотекалар да оештырыла. Быел лагерьга ике телевизор һәм музыкаль үзәк сатып алынган.

Балаларны һәр көнне биш тапкыр төрле тәмле ризыклар ашаталар. Рационда ит, балык ризыклары, җиләк-җимеш, соклар, әче сөт ризыклары, яшелчәләр, камыр ризыклары бар.

Беренче төркем балалар белән 28 июньдә хушлашканнан соң, биредә бадминтончы спортчылар, каратэга йөрүчеләр, ерак авылларда яшәүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм әзкремле гаиләләрдән булган балалар ял итәчәк.

Билгеле, җәйне шатлыклы үткәрүнең әзер калыбы юк. Әмма бер-береңне аңлашу һәм күтәренке кәеф әлеге максатны тормышка ашырырга ярдәм итә. Олылар балаларга күңелле булсын һәм көннәр онытылмаслык үстен дип тырыша.  Без дә балаларның ялы маҗараларга бай булсын дигән теләктә калабыз.  

 

Камил Гафиятуллин, 12 яшь:

- Лагерьдә менә өченче җәй инде ял итәм, миңа биредә бик тә ошый. Волейбол, футбол, баскетбол уйнарга яратам. Аеруча спорт мәйданчыгы ошый. Бәйгеләрдә катнашам. Менә, мәсәлән, кичә дә без төсле кәгазьләрдән фигуралар кисеп, бәйге өчен беседкабызны бизәдек. Аннары биредә бик тәмле ашаталар да: кәтлит белән макаронны аеруча яратам. Безнең Алена апабыз кебек әйдәман, мөгаен, башка юктыр да.

Самир Шакиров, 10 яшь:

  • Бирегә дүртенче тапкыр килүем. Урамда бергә уйнаган дусларым да монда. Мин бәйгеләрдә катнашырга, җырларга, биергә бик яратып бетермим, ә спорт ярышларын үз итәм. Лагерьда кәтлит белән пылауны бик тәмле пешерәләр. Аннары салатларны да яратам.

Эльвина Сафина, 12 яшь:

- Лагерьда бишенче тапкыр ял итәм. Биредә дус кызларым да күп. Бар бәйге һәм ярышларда да бик теләп катнашам. Кичә бәйрәм үткәрелде, мин катнашып, 3 нче урынны алдым. Лагерьда бик күңелле.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев