Бәйлелек акылдан өстен булса
Бөтен дөньяга җәелгән наркоманлык спруты берничә буын яшьләрне үзенең корыч тозагына эләктереп өлгерде. Россиядә ел саен наркотиклардан 100 меңнән артык кеше үлә. Татарстанда гына да, республика наркология диспансеры мәгълүматлары буенча, наркотикларга бәйле 16 меңнән артык егет һәм кыз исәптә тора.
Бу саннар да әле чынбарлыкны тулысынча чагылдырмый, чөнки күп кенә героин наркоманнары, белгечләргә килеп җитмичә, вакытсыз һәм тиз арада үлеп китәләр. Наркоманлык, бер яктан, кешенең ихтыярын һәм акылын параличлый, ә икенче яктан, ВИЧ/СПИД, вируслы гепатит, туберкулез, венерик авырулар йоктыруга һәм бүтән чирләргә, әйтик, авыр формадагы пневмониягә һәм бактерияле эндокардитка китерә. Алар барысы да гаять катлаулы төстә узалар һәм авыр өзлегүләргә китерәләр.
Үз практикамнан бер мисал китерәсем килә. Әлеге вакыйга миңа бик авыр тәэсир итте. Чираттагы дежурлыгым вакытында ашыгыч ярдәм бригадасы 23 яшьлек кызны китерде. Ул бик нык хәлсез, тыны кысыла, туңып калтырана. Ул шулкадәр хәлсез иде ки, хәтта күзләрен ача да, сөйләшә дә алмады. Чамадан тыш ябыклыгы, күз төпләренең каралып торуы пациентның чирлелеген һәм бәхетсезлеген тагын да ачыграк күрсәтә иде. Сораштыра башлагач шул ачыкланды: кыз 5 ел стажлы героин наркоманы икән. Өстәвенә, ВИЧ-инфекцияле, В гепатиты вирусын йөртә.
Тикшерү барышында аңа инфекцияле эндокардит диагнозы куелды. Көне-төне, уртак тырышлык белән без аның хәлен җиңеләйтергә, йөрәк клапаннарына кереп урнашкан куәтле инфекцияне буйсындырырга тырыштык. Бик зур эш башкарылды - кат-кат тикшерүләр, дәвалау төрен сайлау, психотерапия әңгәмәләре. Табиблар күзәтүе астында кыз "наркоман ломкасы"ның иң авыр этапларын уздыра алды. Аның тормышын коткарып калу өчен дистәләрчә профессионаллар - табиблар, шәфкать туташлары, лаборантлар көч куйды. Реанимация шартларында берничә көн дәвамында интенсив терапия алып бару нәтиҗәсендә авыруның хәле тотрыкланды. Уңай динамика сизелде. Кыз мин эшли торган терапия бүлегенә күчерелде. Кешене нормаль тормышка кайтару мөмкин булып тоелды.
Әмма көннәрдән бер көнне авыру клиниканы ташлап чыгып китте. Аңа күп тапкырлар шылтыраттык, акылына китерергә тырыштык, әмма юкка - кызның телефоны дәшмәде. Патологик бәйлелек, әйләнә-тирәсендәге мохит акылдан өстен булып чыкты.
Инде ничәнче тапкыр мин үземә бер үк сорауларны бирәм: "Минем яшьтәшемне наркотикларга нәрсә этәргән соң? Аны бәйлелек, өметсезлек юлына басарга нәрсә мәҗбүр иткән? Кем гаепле?"
Республиканың наркология хезмәте бүген наркоманлыкны дәвалауның күп ысулларын тәкъдим итә, әмма наркотикларның таралуына әле чик куеп булмый. Һәм без икътисадны ничек кенә үстермик, фәндә һәм сәнгатьтә нинди генә уңышларга ирешмик, наркоманлык белән көрәшнең нәтиҗәле ысулларын тапмый торып без җәмгыять үсешенең цивилизацияле дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.
Без, яшь докторлар, билгеле, ситуацияне тамырдан үзгәртә алмыйбыз - бу кадәресенә безнең көчебез җитмәс. Әмма без наркоманнарны көчсез кешеләрнең аерым бер төре, тәрбиядәге җитешсезлекләр нәтиҗәсе дип санап проблемадан качарга теләмибез. Без шуны да яхшы аңлыйбыз: бу бәла, турыдан-туры булмаса якын һәм кадерле кешеләребез аша, теләсә кемгә кагылырга мөмкин.
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен, наркотикларсыз тормыш өчен. Без моны яшь буынга, беренче чиратта табиб булып эшләргә җыенучы студентларга җиткерергә омтылабыз. Без пациентларыбыз өчен, беренче чиратта яшьләр өчен үрнәк булырга телибез. Яшьләр сәламәт, димәк, уңышлы булырга, шуңа омтылырга тиешләр. Без бүген һәркемне үсеп килүче буынны якларга чакырабыз. Нәрсәдән якларгамы? Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән Интернетта пропагандалана торган ләззәт алу чараларыннан якларга. Үз яшьтәшләребезгә әйтәсе килә: "Сәламәтлегегезнең кадерен белегез, тормышны яратыгыз! Бу безнең өчен иң кадерле әйберләр. Эшләгез! Иҗат итегез! Яратыгыз! Шуны истә тотыгыз: "эш белән мәшгуль бал кортының мәгънәсез, шикле күңел ачуларга вакыты юк".
Тормышыбызда наркотикларга урын булмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев