Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлый

Белем көне белән!

 
“Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – Белем көне белән тәбрик итәм.  1 сентябрь – һәр кешегә якын бәйрәм. Мәктәп балалары һәм студентлар уку йортларында сабакташлары, дуслары, укытучылары белән очрашалар. Ә олылар өчен бу көн бәхетле балачак һәм яшьлек чоры турындагы җылы хатирәләр белән бәйле. Без гомер буе укыйбыз. Төпле белем бүген – теләсә кайсы тармакта уңышлы эшчәнлек алып баруның нигезе. Районыбызның, илебезнең киләчәге нәкъ менә укымышлы, белемле, акыллы кешеләр кулында. 
Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче “беренчеләргә”, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнүче чыгарылыш сыйныфлар укучыларына, белем нигезләрен үзләштерүнең яңа баскычына күтәрелүче һәр мәктәп баласына, әти-әниләргә яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлаулар һәм иң изге теләкләр! Педагогларга бүген аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерәбез. Чөнки киләчәгебез аларның тырыш хезмәтенә, профессиональ осталыгына һәм кешелек сыйфатларына  турыдан-туры бәйле. 
Яңа уку елында һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, профессиональ үсеш, балаларның белем нигезләрен зур тырышлык белән үзләштерүен телим. Хәерле сәгатьтә!” дигән сүзләр бар район башлыгы мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев