Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер көн – автомобильсез

Бүген, 22 сентябрь, бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен...

Бүген, 22 сентябрь, бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә.

Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек машина. Байтак гаиләләрдә әле берничәшәр. Автотранспорт исә планетаның биосферасын җимерә, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. Белгечләр әйтүенчә, автомобиль көн саен 3 меңнән артык кешене үтерә.

Бүген бик күп шәһәр-авылларда кешеләр автомобильләрен өйләрендә калдырып, эшкә җәяү яисә велосипедта, җәмәгать транспортында киттеләр. Дөрес, бездә бер генә көнгә булса да автомобильдән баш тартучылар булмады бугай. Һәрхәлдә, район үзәге урамнарында машиналар мыжлап тора…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев